Беренче этап кысаларында 60 килограммга якын авырлыктагы 12 тартма җыелды.
(Тәтеш, 8 апрель, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш ягы тарихы музее коллективы “Татарстан хатын-кызлары” төбәк җәмгыятенең Тәтеш районындагы хатын-кызлар советы белән берлектә Украинада махсус операцияләрдә катнашучы Россиянең хәрби хезмәткәрләренә ярдәм итү акциясенә кушылды. Беренче этап кысаларында 60 килограммга якын авырлыктагы 12 тартма җыелды.
– Безнең солдатлар гомерләрен куркыныч астына куеп, махсус операциядә катнашалар, шул исәптән ярдәм күрсәтәләр һәм Украинаның тыныч халкын коткаралар. Бу авыр вакытта аларга ватандашларының ярдәмен тою мөһим. Без, тапшырылган бүләкләр солдатларның кәефен күтәреп кенә калмас, ә алар белән горурлануыбызны, җиңүләрен теләвебезне һәм аларның тизрәк кайтуын көтүебезне дә белдерер дип өметләнәбез! – диделәр акциядә катнашучылар.
Нет комментариев