Сак булыгыз: боз әле юка
Җәмгыять

Сак булыгыз: боз әле юка

Быел һава шартлары белән бәйле рәвештә боз әле барлыкка гына килә, һәм хәтта кечкенә генә сулыкларда да бозга керү бик куркыныч.

фото: Мадина Ибатуллина

Ноябрьдән декабрьгә кадәр, ягъни салкыннар чынлап торып башланганчыга хәтле, боз ышанычлы түгел. 

– Сулыкларда үзеңне имин тотуның гади ка­гыйдәләрен үтәмәү һәм игътибарсызлык бәла-каза китереп чыгарырга мөмкин. Ел саен көз-кыш айларында су объектларында кешеләрнең гомере өзелә, кагыйдә буларак, бу балыкчылар һәм балалар, – дип ассызыклый Россия ЭЭМның ТР буенча ГХМ БИ КСДИ үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Алексей Анань­ев, мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү йортларында бозда имин тотуны киң җәелдерүне көчәйтү буенча эшләүгә аерым игътибар биреп. – Кышын балык тотарга яратучыларга бу вакытларда бозга керүдән тые­лып торырга кирәк, көчле суыклар башлануын көтеп тору, боз астыннан сезонара балык тотуны булдырмау хәерле. Кагыйдә буларак, сулыклар тигез катмый: башта яр буе, сай сулыклар, җилдән ышык торган култыклар, аннары гына инде уртасы. Бер үк сулыкларда бер үк калынлыктагы бозларның ныклыгы төрлечә булуын очратырга мөмкин.

Фаҗига килеп чыкмасын өчен, исегездә тотыгыз:
✓ өзлексез суыклар башлангач кына көзге боз нык була башлый; 
✓  бозның калынлыгы  кимендә 10 сантиметр булганда гына ул кешеләр өчен куркынычсыз дип санала. Мондый боз якынча 10 көн эчендә – 10 градустан югары булмаган температурада барлыкка килә;
✓ су тиз аккан, агымсу һәм чишмәләр булган урыннарда, шулай ук су үсемлекләре үскән җирләрдә, агачлар, куаклар янында боз ышанычсыз;
✓ кар һәм көртләр астында, шулай яр буйларында боз чиктән тыш куркыныч. 

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда ашыгыч рәвештә 112 телефоны буенча шалтыратырга кирәк (барлык шалтыратулар бушлай). 

Калынлыгы 7 сантиметрдан ким булган боз өстенә керү фактлары ачыкланган очракта, гражданнар ТР Админис­тратив хокук бозулар кодексының 3.10 нчы маддәсе буенча административ җаваплылыкка җәлеп ителәчәк. Мондый хокук бозу кисәтү яки 1 500 дән алып 2 000 сумга кадәр штраф салуны күз уңында тота. 


Нет комментариев