Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • “Шәфкать-Шәриф” бәйрәме

    Зур Әтрәчтә узган атнада "Шәфкать-Шәриф" бәйрәме булды.

    Бу көнне авыл янәшәсендәге изгеләр каберлегенә шактый кеше җыелды. Анда катнашу өчен Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләренннән мәртәбәле кунаклар да килгәннәр иде.
    Район башлыгы Рәмис Сафиуллов бәйрәмгә җыелучыларны сәламләп, әлеге чараны оештыручыларга татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калуда тырышып йөргәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм активлык күрсәтүчеләргә район башлыгы Рәхмәтләре тапшырды, шулай ук ТР Диния нәзарәтенең дә бу нисбәттән бүләкләре бар иде.
    Районның имам мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов мәкам белән Коръән аятьләре укыды. Республикабызның дин әһелләренең чыгышлары, ТР мәгариф министрлыгы вәкилләре, галимнәр чыгышлары бик күркәм яңгырады.
    Рәсми өлештән соң халык түбәнлектәге Изгеләр чишмәсенә юл алды. Зур чатырла астына корылган мул табындагы ризыклардан, корбан ашыннан һәм шифалы судан куелган самавыр чәеннән һәркем авыз итә алды. Һәм Татарстанның халык артисты Мингол Галиев көйләгән мөнәҗәтләрне, җирле шагыйрә Роза Фәйзуллинаның "Өзелгәнсең йөрәк бәгыреннән" шигыренә Фоат Әбүбакиров көй язган шуны бдашкарды, Самат Нургалиевның кабатланмас тавышын һәркем тын ал алмый тыңлады. Кунаклар әтрәчлеләрнең кунакчыллыгын электән үк белсәләр дә, киң күңеллелек һәм ихтирам күрсәткән борынгы җирдә яшәүче халыкка изге теләкләрен белдерделәр. "Әтрәч укулары" быел да һәркемдә тирән тәэсирләр калдырды.
    Көннең икенче яртысында Кече Әтрәч янындагы Яршуган тавында Сабан туе башланып китте.
    Авыл хуҗалыгы эшчәннәре җитәкчелек кулыннан тырыш хезмәтләре өчен ихтирам сүзләре белән бергә чәчәк гөлләмәләре дә кабул иттеләр.
    Сәүдә нокталары эшләде, тирәк-якка шашлык кыздырган төтен исләре таралды, сабыйлары белән өлкәннәр дә күңелле уеннарда катнашып бүләкләр алды. Тау башында атлар чабышы узды. Чабышкылар муенына бәйләнгән яулыклар һәм сөлгеләр таккан җайдаклар да үзләренең лаеклы бүләкләрен алдылар. Сәхнәдән башкала артистлары Нияз Җәләлов һәм Ильяс Халиковларны, авыл үзешчәннәре башкаруындагы матур җырлар яңгырап торды. Ә төп мәйданда көрәшчеләр бил алышты.
    Яшел хәтфә чирәм өстендә сабыйларның шат авазлары яңгырады, сабакташларын, якын дусларын һәм якыннары белән очрашу шатлыгын тойган халык та таралышырга ашыкмады. Чөнки елга бер тапкыр була мондый бәйрәмне барыбыз да көтеп алабыз бит.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: