Тәтеш районының Олы Тархан авылыннан Сибишовлар гаиләсе “Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – без тарихта эзлебез” фестиваленең зональ этабында катнашты.
(Тәтеш, 28 апрель, “Тәтеш таңнары”).
Буыннар арасындагы элемтәләрне үстерүгә, гаилә бәйләнешен һәм нәсел дәвамчанлыгын ныгытуга юнәлдерелгән шәҗәрә бәйрәме Яшел Үзән районында музыкаль театр сәхнәсендә узды. Анда җиде команда – республиканың Тәтеш, Апас, Буа, Яшел Үзән, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы районнарыннан йөзгә якын кеше катнашты. Сибишовлар үзләренең гаилә традицияләре турында сөйләделәр, әзерләгән милли ризыклар күргәзмәсен һәм гаилә шәҗәрәсен тәкъдим иттеләр.
– Нәсел шәҗәрәсен тирәнтен өйрәнү белән 2007 елда шөгыльләнә башладым, нәсел тарихын 8 буынга кадәр туплап чыгарга насыйп булды, – дип сөйли Әлфинур Гыйльметдинова (Сибишова). – Әлеге нәсел агачын бабабыз Насыйбулла Сибиш 1920 елда ук барлый башлаган булган. Барлык туганнарны да җәлеп итеп, нәселебез турындагы мәгълүматларны бөртекләп җыюы кызыксындыргыч булды. Бик күп яңалыклар ачылды. Күршедә генә диярлек яшәүче Үрдәковлар – безнең туганнар, дип беркайчан да уйламаган идек. Шулай ук өлкән буын кешеләре дә авылда алты бертуган Сибишовларның “чичунлылар”, “чеченлылар” сүзеннән алынган, дип йөртелүен искә төшерделәр. Аларның барысы да матурлар, озын буйлылар, көчле булганнар. Ничектер бервакыт, әле сугыш башланганчы, авылдашлары белән ниндидер гадел эшне тантана итү өчен сөйләшүләр оештырганнар. Бөек Ватан сугышы елларында ир туганнарның барысы да бергәләп Ватанны сакларга киткәннәр, бүләкләр белән, ләкин яраланып: кайсысы кулсыз, кемдер күзсез, контузия алып кайткан. Барысының да язмышы үзенчәлекле. Нәселдә барысы да ниндидер шөгыльгә ия кешеләр: чүлмәкчеләр дә, гармунчылар да булган. Без үз тарихыбызны беләбез, ата-бабаларыбызны ихтирам һәм хөрмәт итәбез. Һәр гаилә саклап калырга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга кирәкле йолага бай һәм үз тарихына ия. Башлаган эшне алга таба да дәвам итәчәкбез.
фото: Сибишовлар гаилә архивыннан
Нет комментариев