Шикәр чөгендерен җыю башланды
Җәмгыять

Шикәр чөгендерен җыю башланды

15 сентябрьгә 170 гектар җыеп алынган.

(Тәтеш, 16 сентябрь, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова, Радик Йосыпов фотосы).  “Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесе районда беренчеләрдән булып шикәр чөгендерен алуга кереште. Хуҗалыкта әлеге культура 800 гектарда үстерелә.

15 сентябрьгә 170 гектар җыеп алынган. Әлеге хуҗалыкның үсемлекчеләре тырышып хезмәт куйганнар – татлы тамырның уңдырышлылыгы гектардан 600 центнер тәшкил итә. 

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре чөген­дер игүче башка хуҗалыкларга да татлы тамырны җыя башларга киңәш итәләр, чөнки салкынча һава торышы эшкәртелгән уңышның физик авырлыгын иң аз күләмдә югалту мөмкинлеген бирә.
 


Нет комментариев