Социаль челтәрләрдә Тәтештә суны туктатып тору турындагы хәбәрләр пәйда булды
Җәмгыять

Социаль челтәрләрдә Тәтештә суны туктатып тору турындагы хәбәрләр пәйда булды

(Тәтеш, 14 январь, “Тәтеш таңнары”).

Атна башында социаль челтәрләрдә  Тәтештә суны туктатып тору турындагы хәбәрләр пәйда булды.  
–  Су белән тәэмин итү өлешчә Калинин һәм Максим Горький урамнарында туктатылып торды, бу хәл Максим Горький урамындагы шәхси коеларның берсе бозланып кату аркасында килеп чыкты, – дип аңлатты Тәтешнең су-канализация оешмасы җитәкчесе Руслан ­Полозов.  

Ул шулай ук, Яңа ел бәй­рәмнәре вакытында су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмады, дип хәбәр итте. Бары тик 2022 елның 31 декабрендә Май урамында көндез су үткәргеч челтәрдә басым кимүе күзәтелгән. Ике сәгать эчендә су бирүне җайга салганнар.

фото: архив/Авангард 


Нет комментариев