Тәтеш районында яшәүчеләр социаль контрактны – дәүләт һәм гаилә (гражданин) арасындагы килешүне торган саен ешрак төзиләр, аның буенча социаль яклау бүлеге социаль ярдәм күрсәтә.
(Тәтеш, 20 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
Социаль контракт төзегән вакытта кризис хәленнән чыгу буенча мәҗбүри тәртиптә шәхси программа эшләнә, аңарда гаиләгә (гражданинга) нәкъ тә нинди чаралар ярдәм итәчәге күрсәтелә. Социаль контракт 6 айдан 12 айга кадәр төзелә, ул акчалата түләү яки бушлай хезмәтләрне күз уңында тота. Нәкъ тә нинди дәүләт чаралары билгеләнәчәге, шартларга җайлашып китү программасына бәйле.
Шәһәрле Виктория Гвоздева тематик фотосессияләр оештыра. Районда фотограф хезмәте күрсәтү әһәмиятле һәм кирәкле, әлеге эш табыш китерә, дип билгеләп үтә ул. Эшнең үзенчәлеге аренда мәйданнары кирәклеген таләп итми, бу чыгымнарны шактый киметә. Кыз социаль контракт ярдәмендә үз хезмәтен алга җибәрү өчен җайланма сатып алган.
– Фотография – ул минем инде 9 ел дәвамындагы һәвәслегем! Әти-әниемнең бервакытны ничек итеп миңа, ул чакта бик кыйммәт торган фотоаппарат сатып алуын хәтерлим әле. Һәм социаль челтәрләрдә миңа бер кыз: “Син фотосессияләр уздырмыйсыңмы?” – дип сорап язды. Фотографиягә юлым шуннан башланды. Шөгылем миңа ошый, чөнки мин бик күп яңа кешеләр белән танышам. Вакытны туктату һәм кешеләр өчен мөһим мизгелләрне фотосурәткә төшерү миңа ошый, – дип сөйли Виктория. – Социаль контракт ярдәмендә мин хезмәтем өчен кирәкле техниканы сатып алдым. Үз эшемне уңайлырак иттем.
Нет комментариев