Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Солдатларга ярдәм иттеләр

    Рәмис Сафиуллов Украинада зыян күргән кешеләргә март ахырында ­гуманитар ярдәм күрсәтте: 40 ­тонна азык-төлек товарлары җибәрде, бу бер айга ике мең гаиләне азык-төлек белән тәэмин итәргә ярдәм итте.

    (Тәтеш, 18 май, “Тәтеш таңнары”). Рәмис Сафиуллов Украинада зыян күргән кешеләргә март ахырында ­гуманитар ярдәм күрсәтте: 40 ­тонна азык-төлек товарлары җибәрде, бу бер айга ике мең гаиләне азык-төлек белән тәэмин итәргә ярдәм итте. Өстәвенә, Донецк Халык Республикасына гуманитар ярдәмне Рәмис Хатыйп улы шәхсән үзе озата барды. 

    Рәмис Хатыйп улының һәм Тәтеш районындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең шәхси акча­сына оештырылган гума­ни­тар ярдәм май ае ­башын­да Украинадагы махсус опе­ра­циядә катнашучы ­Россия һа­ва десанты гаскәрләре под­разделениесендәге солдатларга җибәрелде.
    – Мин үзем дә элеккеге разведкачы-десантчы һәм десантлар туганлыгының нәрсә икәнлеген беләм, егетләребезгә көнкүрештәге барлык кирәкле әйберләр һәм азык-төлек белән булышлык күрсәтү карар ителде. Солдатларга 20 тонна гуманитар ярдәм җибәрдек. Без барыбыз да тарихны беләбез, Бөек Ватан сугышы вакытында барысы да фронт өчен булган, тылда кешеләр солдатларга булдыра алганча ярдәм иткәннәр. Бүгенге көндә без, аларның нәсел дәвамчылары, махсус операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә булышлык күрсәтергә тырышабыз, – дип уртаклашты район башлыгы.
    Рәмис Хатыйп улы Украинага икенче тапкыр барган вакытта безнең район егетләре – Россия һава десанты гаскәрләре подразделениеләрендәге солдатлар белән дә очрашты. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: