Социаль пенсияләр 2022 елның 1 апреленнән 8,6 процентка индексацияләнә
Җәмгыять

Социаль пенсияләр 2022 елның 1 апреленнән 8,6 процентка индексацияләнә

Тәтеш районда апрель ае ­ин­­дек­са­циясе дәүләтнең пенсия тәэминаты буенча социаль пенсияләр һәм пенсияләр алучы 597 кешегә кагылачак

(Тәтеш, 31 март, “Тәтеш таңнары”). Социаль пенсияләр 2022 елның 1 апреленнән 8,6 процентка индексацияләнә.

– Безнең районда апрель ае ­ин­­дек­са­циясе дәүләтнең пенсия тәэминаты буенча социаль пенсияләр һәм пенсияләр алучы 597 кешегә кагылачак, – дип хәбәр итте ТР буенча РПФның Тәтеш районында клиентлар хезмәте бүлеге җитәкчесе Ирина Большакова. – Өстәмә акчаның уртача күләме 819,45 сум тәшкил итәчәк.
Дәүләт пенсиясе тәэминаты буенча пенсия алучыларның, нурланыш яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән хәрби хезмәткәрләр, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, “Камалыштагы Ленинградта яшәүче” билгесе белән бүләкләнгән гражданнар, космонавтлар, шулай ук һәлак булган (вафат булган) хәрби хезмәткәрләр һәм чернобыльчеләр гаиләләрендәге эшләргә яраклы булмаган кешеләрнең пенсияләре индексацияләнәчәк.

Төрле шартлар аркасында иминият пенсиясен алу өчен җитәрлек хезмәт стажына ия булмаучылар, туендыручысын югалтучылар, бөтенләй ятим булучылар, инвалидлар, инвалид балалар һәм ата-анасының икесе дә билгесез булган балалар өчен социаль пенсияләр шулай ук индексацияләнә.


Нет комментариев