Бүген – Татарстан Республикасы Матбугаты көне.
(Тәтеш, 19 май, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина, автор фотосы).
Суфия Мөхәммәтҗанова:
– Фототабышмаклар район газетасының бер үзенчәлегенә әйләнде. Ахирәтләрем белән газетада үткән еллардагы сурәтләрне бастырырлар дигән өмет белән көтеп алабыз. Гомерем буе кешеләр арасында эшләдем: сәүдә өлкәсендә дә, шәһәр челтәрендә дә, социаль яклауда да. Фоторәсемдә миңа кем дә булса таныш инде, әлбәттә, – ди хезмәт ветераны. – 1975 елда кияүгә чыктым, һәм Затоннан Тәтешкә күчендем, шул вакыттан алып газетадан аерылганым юк. Барлык саннарын да кызыксынып укыйм. 48 ел эчендә газетаның бизәлеше үзгәрде, һәм хәзер дә район газетасының ничек яңара баруын күзәтәбез. Укытучылар династиясе, кешеләр турындагы язмалар ошый. “Басылганнар эзеннән” рубрикасы астында чыгучы мәкаләләрне, пристань начальнигы Григорий Макаровның “Джамбул”дан алып “Грузия”гә кадәр: тар Идел киңәйгән чакта” дигән кулъязмасын яратып укыдык һәм алар хакында фикер алыштык. Тәтешлеләрне бүләкләү, спорт казанышлары турында игътибар белән укыйбыз. Тик менә укучыларның җиңүләре хакындагы яңалыклар гына һәрвакытта да басылып чыкмый. Интернетта табабыз, укыйбыз, ләкин бит барлык өлкән кешеләрнең дә мондый мөмкинчелеге юк. Бу яңалык күренеп ала да югала. Ә газетаны сакларга, истәлек итеп калдырырга була.
Нет комментариев