Җәмгыять

Ташламалардан файдалана алалар

РСФның Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Ирина Большакова җавап бирә

(Тәтеш, 1 апрель, “Тәтеш таңнары”).
– Быел мин пенсия алды яшендәгеләр рәтенә керәчәкмен. Миңа нинди дә булса ташламалар тиешме? – дип сорый шәһәрле Павел И.  

РСФның Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Ирина Большакова җавап бирә:

– Башта сезгә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта үзегезнең пенсия алды статусын тикшерергә яисә шундый хокукны раслау  өчен РСФның клиентлар хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Пенсия алды яшендәгеләргә картлык буенча иминият пенсиясенә кадәр 5 елдан азрак калган гражданнар керә.   

Пенсия алды яшендәгеләрнең һәркайсы өчен түбәндәге ташламалар каралган: диспансеризация (һәр елны) өчен түләүле яллар; эшсезлек буенча арттырылган пособие; пенсиягә ике ел алдарак чыгу (мәшгульлек үзәге инициативасы буенча); пенсия алды яшендәгене сәбәпсез эштән азат итүне тыю; милек буенча салымнан азат итү; җир салымы буенча вычет.

Пенсия алды яшендәгеләр салым ташламалары ярдәмендә (хатын-кызларга 55 яшьтән, ир-атларга 60 яшьтән) бер фатирга, фатирның бер өлешенә яки бүлмәгә; бер торак йортка яки торак йортның бер өлешенә; 50 квадрат метрга кадәрге бер хуҗалык корылмасына; бер гаражга яисә бер машина кую урынына; 6 сутый җиргә салым түләми ала.  


Нет комментариев