Татарстан Республикасында алты министрлыкның максатлары өчен тавыш бирү бара
Җәмгыять

Татарстан Республикасында алты министрлыкның максатлары өчен тавыш бирү бара

Анда 20 меңнән артык кеше катнашкан инде.

фото: скриншот

Татарстан Республикасында 2024 елга республика министрлыклары максатларын сайлау буенча онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Анда 20 меңнән артык кеше катнашкан инде.

Проектка алты министрлык (Сәламәтлек саклау, Мәдәният, Мәгариф һәм фән, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Спорт, Яшьләр эшләре) кертелгән, дип хәбәр иттеләр ТР Иҗтимагый палатасында.

Татарстанлылар шулай ук экспертлар формалаштырган бурычларны хуплый һәм үз инициативаларын да тәкъдим итә ала.

Сораштыру «ТР Дәүләт хезмәтләре» мобиль кушымтасында һәм Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталының «Сораштыру» бүлегендә 6 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-alty-ministrlyknyn-maksatlary-ocen-tavys-biru-davam-ita-5879725


Нет комментариев