Тәтеш милициясенең көндәлек тормышы турында
Җәмгыять

Тәтеш милициясенең көндәлек тормышы турында

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне җитәрәк редакциядә милиция ветераннары булып китте.

Бүгенге көндә алар махсус киемнән йөрмиләр, дәлилләр җыю һәм җинаятьчеләрне тоткарлау үткәндә калган, шулай да милиция ветераннарының һәркайсы органнарда эшләгән елларын яхшы хәтерли.    

Отставкадагы майор Александр Шлячков милициядә чирек гасыр хезмәт иткән.

– Участковый булып эшли башладым. Минем ­участокка шәһәр­нең Ленин урамыннан Иделгә таба бер ягы, әле тагын Кашка һәм Ивановка керә иде. Ленин урамыннан алып икенче ягында – Женя Торгашов. Техникум студентлары еш сугышты. Мин аларны шуңа күрә бию кичәләренә кертми идем, – дип уртаклаша Александр Иванович.  

Нәкъ тә ул 1978 елның кышында Иделдә өшенгән Казахстан балаларын коткаруда турыдан-туры катнашкан. Тәтеш районындагы өлкән кешеләр әлеге фаҗигале вакыйганы яхшы хәтерли. 

– Эдуард Трофимов ул чакта милиция начальнигы иде. “Балаларны коткарырга кирәк”, – диде ул. Безнең карамакта бер иске “Буран” бар иде. Женя Торгашов белән шуңа утырып киттек. Идел буйлап балалар җыйдык. Ул вакытта бит рация дә, кәрәзле телефон да юк иде. Тәвәкәлләп бардык, тиз караңгыланды. Кара тап күрдек. Балыкчы дип уйладык. Барсак – үсмер егет утыра, туңган, аңардан соң тагын дүрт кара нокта. Ул аңга килде дә: “Абый, коткарыгыз”,  – диде. Аның бияләйләре дә юк иде. Аңа бияләйләр кидерергә кирәк дип уйладым, ә аның куллары бөгелми, тән тиресе ярыла. Без аны үзебез белән алдык, ә “Буран” тау­га күтәрелә алмый. Долгая Поляна чокырына киттек. Барлык балаларны да шунда ташыдык. Учак кабыздык, алар җылынгач, кычкыра һәм елый башладылар. Женя алар белән калды. Мин тагын киттем, яр буенда тагын бер кара нокта күрдем. “Буран”да барганда гүләү тавышы көчле булганлыктан, тирә-юньдә берни дә ишетелми. Мин аңа: “Бар, балаларга ярдәм ит”, – дип кычкырам. Якынрак барсам – Эдуард Петрович. Ул балыкчылар сукмагы буйлап төшкән булып чыкты. Мин аны Женя янына илтеп куйдым, – дип сөйли Александр Иванович.        

Редакция кунакларының барысы да Эдуард Трофимов турында аерым бер хөрмәт белән искә алалар, ул коллектив белән эшли белде, дип билгеләп үтәләр. 

Шәһәрдә айныткыч хокук тәр­тибен тәэмин итүдә озак еллар аерым бер әһәмияткә ия булган. Редакция кунаклары әлеге учреждение турында да искә төшерделәр.   

– Безнең барыбызның да планы  бар иде: шәһәр буйлап исерекләрне җыярга кирәк булды. Кайберләрен өйләренә озаттык, әлбәттә. Айныткыч милиция бинасында ук, подвалда урнашкан иде, – дип билгеләп үтә Александр Шлячков.

фото: Шлячковлар архивыннан 

Авыр туксанынчы еллар

Олег Евсеев, Васыйл Галин, Анатолий Романов һәм Игорь Зубрилин милициядә хезмәт итәргә тынычсыз 90нчы елларда килгән. Ул вакытларда җинаятьчелек, урлашулар һәм үтерүләр, төркемнәр оешу күп булган. 

– Без Наталья Николаевна Шарипова белән бергә инспекциядә балигълык яшендә булмаучылар эшләре буенча эшләдек. Безгә ике алтынчы сыйныф укучысы эләкте һәм алар төркемдә кемнәр булуын сөйләп бирделәр, – дип искә төшерә Олег Николаевич. – Әле тагын шундый очрак булды: без Андрей Голод белән шәһәр үзәгендәге Дан мемориалы тирәсендә ки­зү тордык. “Көньяклар” килде, үзләренең эшләре турында сөйләшә башладылар. Без үләнгә яшерендек тә тыңлыйбыз. Икенче көнне аларны берәмләп милициягә чакырта башладык. Ул чакта алар үзләренекеләр арасыннан берәрсе “саткан” дип уйладылар. 

Бервакыт Олег Евсеевта җирле ике төркемне – “Көньяклар” һәм “Төньяклар”ны дуслаштыру уе барлыкка килгән. Ул аларга шәһәр стадионында футбол уйнарга тәкъдим иткән.  

– Мин аларны җыйдым да: “Дус яшәргә кирәк, Тәтеш бер, монда бүлешер нәрсә юк”, – дидем. Футбол уйныйлар, мин утырам. Карасам, унбер кеше кебек иде, тугыз калды, сигез. Элек стадионда койма бар иде, мин борылганда – алар сикерәләр. Мин алар артыннан. Алар таганнар янында сугышырга уйлаганнар. Мин велосипедта идем, “дежурга” шалтыратыр өчен телеграфка киттем. Наряд тиз килде, – ди Олег Николаевич.     

Анатолий Романов Кызыл Йолдыз поселогында килеп чыккан бандитлар һөҗүме турында искә төшерде. Ульяновскидан банда, араларында берсе хатын-кыз була, битлекләрдән җирлектә яшәүченең йортына бәреп керә. Әлеге җинаять берничә ел дәвамында ачылмыйча торган. Соңыннан, Бессоновода умартачаны үтерүче дә шушы ук банда булып чыга. 

Моның турында Анатолий ­Романов та сөйләде:    

– Ул чакта төнлә белән колхоз рәисе – хатын-кыз үз УАЗигында җинаятьчеләр артыннан куган. Авылга алар җиңел машинада килгәннәр, үтерү һәм талаудан соң олы юлга чыкмакчы булганнар, куып килгәнне күргәч, машинаның алгы тәрәзәсенә атканнар, рәис бары тик шуннан соң гына туктаган. Җинаятьчеләр үзләренең машина көпчәгенә зыян китергәннәр, аны урман посадкасында ташлап калдырганнар. Шулай килеп чыккан, автомобильне эчке эшләр органында эшләп чыккан пенсионер күргән. Аннары ачыкланганча, умартачыны акча аркасында үтергәннәр, алар Бессоновога билгеле бер максат белән килгән булганнар. Банда исәбендә алтыга якын кыңгыр эш хисапланган. 

Милиция хезмәткәрләренең көтмәгәндә генә мәет табу очрагы бөтенләй дә башка сыймаслык ­кебек тоела. 

– Берникадәр вакыт Ульяновск өлкәсе чигенә пост куйдылар. Шулай кизү тору вакытларының берсендә Андрей Голод урманга кереп китте һәм кеше мәетенә тап булды. Шул ук көнне без Сергей Борисов белән бергә кайбер затларны ачыклар, үтерелгән кешенең танышларын эзләү һәм сораштыру өчен Ульяновскига киттек. Ульяновскидан төнлә белән Сызраньга юл тоттык. Сергей гомумән тәвәккәл кеше иде. Башка берәү булса, бәлки, төнлә белән бармас та иде, – дип билгеләп үтә Олег ­Евсеев.    

Алкоголь һәм мотоцикаллар урлаганнар

Редакция кунаклары хәбәр иткәнчә, 90нчы елларда урлашулар бик еш башкарылган: ике оператив төркемнең җинаять кылынган урынга барырга өлгерәлми торган чаклары да булган.  

– Нармонкада бер егет бар иде,  тышкы кыяфәтенә караганда юаш кебек күренә, кечерәк кенә иде. Ләкин һәрчак урлады. Бервакыт тәрәзәне алып кибеткә кергән, шунда эчеп, йоклап киткән иде, – дип елмаеп искә ала Анатолий Романов.  

Олег Евсеев шулай ук Кил­дештә булган караклык турында да сөйләде, ул чакта кибеттән бары тик алкоголь генә ­урлаганнар. 

– Авылга киттек, беренче очраучы янына бардык, “Сез кемне дә булса күрдегезме? ” – дип сорыйбыз. “Ә монда нәрсәгә эзләп торырга? Кичә Ш. авыл буйлап йөреп, барысын да сыйлады”, – дип җавап бирде. Без аның янына киттек. Ул мунчада эчеп утыра иде. Шунда тоткарладык та, – дип уртаклаша Олег Евсеев. – Бер елны мин судка 57 җинаять эше юлладым. Мотоцикл­ларны күп урладылар. Владимир Козлов тикшерү үткәргән эшләр дә булды: бер төркемдәге егетләр хәтта бер-берсенекен урлауга кадәр барып җиттеләр. “Син инде никадәр мотоцикл урладың, тагын берәү сиңа нәрсәгә” – дигән сорауны бирәм берсенә. “Бары тик йөрер өчен”, – дип җавап бирә ул. 

Монте Кристо графлары кебек 

Александр Дюманың “Граф Монте-Кристо” әсәрен күпләр укыгандыр, анда әсиргә замоктан качарга насыйп була. Ни гаҗәп, узган йөз еллыкта да җинаятьчеләр милиция бинасыннан кача алганнар. Бу очрак турында Александр Шлячков сөйләде: 

– Милициянең яңа бүлеген тө­зегәннәр генә иде. Камералар тулы. Без хезмәттәшем белән сменада. Ул миңа: “Саша, без бу бүлекне ничә ел төзедек. Монда бөтен җирдә бетон, тимер челтәр.  Тынычлап йокларга да була, беркем дә качып чыга алмый”, – ди. Иртә белән күзәтү ясап йөрибез, ә бер камера буш. Анда җиде-сигез кеше утыра, алар үтерү буенча тоткарланганнар иде. Алар диварны сүткәннәр дә чыгып киткәннәр. Аннары качкыннарны тоткарладык, әлбәттә.

Тәтеш милициясе тарихында җир асты юлы казу да булды, ә бервакыт шикләнелгән кеше урам бәд­рәфе аркылы качкан иде – тот­кар­ланучылар кабинкасыннан шакшы сулар чокырына төшеп, хез­мәт­кәрләр кабинкасына ­чыккан иде.     

Волейбол уйнарга атлар белән барганнар

Милиция ветераннары үзеш­чән сәнгать смотрлары, бәй­рәмнәрне ничек билгеләп үтүләре, волейболны ничек итеп уйнаулары турында да искә төшерделәр.  
– Без волейбол уйнаганда күрше районнарны һәрчак җиңсәк тә,  Болгарны беркайчан да җиңә алмадык. Безгә ярышларга кышын Идел аркылы атлар белән киләләр иде. Леша Кудяев, Шурик Исаев, Владимир Бичуков, Володя Шемяков уйнадылар, – дип санап үтә Александр ­Шлячков. 

Эчке эшләр органнары хез­мәт­кәрләренең һәркайсының тормышында гомер буена истә калырлык шундый җина­ятьләр яки тикшерүләр булган. Олег Евсеев прапорщик, Тәтеш районы авыл­ларының бер­сендә туучыны, туган йортында сугыш кораллары саклау урыны ясаучыны искә төшерде.    

Бу хакта газетаның киләсе санында укый алачаксыз. Милиция ветераннары белән очрашуыбыз өч сәгатькә якын дәвам итте, шуңа күрә барысы турында да бер санда гына сөйләп бетерү мөмкин түгел.
 


Нет комментариев