Тәтеш районы башкарма комитетының мә­дәният бүлеге начальнигы билгеләнде
Җәмгыять

Тәтеш районы башкарма комитетының мә­дәният бүлеге начальнигы билгеләнде

Яңа вазифага билгеләнү.

Тәтеш районы башкарма комитетының мә­дәният бүлеге начальнигы итеп элек Тәтеш районының балалар сән­гать мәктәбе директоры булып эшләгән ­Арцыбашев Сергей Юрьевич билгеләнде.  

Ул 1987 елның 8 ап­ре­лендә туа. Ульяновск дәүләт университетын (хореография кол­лек­ти­вының сәнгать җитәк­че­се, укытучы) тәмамлый. Балалар хореография түгәрәге җитәкчесе, хореография бүлеге укытучысы, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер-укытучы, өстәмә белем бирү педагогы, Буада балалар сәнгать мәктәбе директоры булып эшли. 2021 елның апреленнән Тәтеш шәһәренең балалар сәнгать мәктәбенә җитәкчелек итә.    
 


Нет комментариев