Тәтеш районында 26 мәктәптә яңа уку елы башлануга багышланган тантаналы линейкалар булды
Җәмгыять

Тәтеш районында 26 мәктәптә яңа уку елы башлануга багышланган тантаналы линейкалар булды

Район башкарма комитетының мәгариф бүлеге мәгълүматлары буенча, 169 беренче сыйныф укучысы өчен тәүге тапкыр мәктәп кыңгыравы чыңлаган, шәһәребездәге һәм районыбыз авылларындагы уку йортларында 1957 укучы парта артларына утырган.

(Тәтеш, 2 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Кичә Тәтеш районында 26 мәктәптә яңа уку елы башлануга багышланган тантаналы линейкалар булды. 

Район башкарма комитетының мәгариф бүлеге мәгълүматлары буенча, 169 беренче сыйныф укучысы өчен тәүге тапкыр мәктәп кыңгыравы чыңлаган, шәһәребездәге һәм районыбыз авылларындагы уку йортларында 1957 укучы парта артларына утырган.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Белем көне уңаеннан районның мәгариф учреждениеләрендә укучыларга мөрәҗәгать итте:

– Яңа уку елы – һәрбер укучы тормышында яңа бас­кыч: кемнеңдер ул беренчесе, ә кемдер мәктәп белән саубуллашып, булачак һөнәрен сайлады. Әмма иң мөһиме – укуны күтәренке рухта башлау һәм бары тик алга атлау!  


день знаний

Нет комментариев