Тәтеш районында техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр
Җәмгыять

Тәтеш районында техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр

Тикшерүне комиссия «Нур» агрофирмасыннан башлады.

Тәтеш районында техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Әмир Шакиров,  районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев, идарә белгечләреннән торган комиссия район хуҗалыкларында булды.

Тикшерүне комиссия "Нур" агрофирмасыннан башлады. Ул бу хуҗалыкны алда торган кыр эшләренә әзерлек буенча күрсәткеч хуҗалык дип атады.
«Маяк», «Содружество», «Авангард», «Колос», «Татарстан», «Бакырчы» авыл хуҗалыклары комиссия вәкилләрен әзерлек сызыгына тезелгән тракторлар, авыл хуҗалыгы машиналары һәм агрегатлар белән  каршы алдылар.

Комиссия әгъзалары техниканың әзерлеген, машина-трактор паркларының торышын, чәчү материалының сыйфатын, минераль ашламалар хәстәрен бәяләделәр.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле механизаторлар белән аралашты, хезмәткә түләү шартлары, шәхси саклану әйберләре белән тәэмин ителешне карадылар һәм язгы кыр эшләрендә уңышлар теләделәр,  дип хәбәр итә Тәтеш муниципаль районы.


Нет комментариев