Корылтай утырышы «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгенең И.Шакиров исемендәге концертлар залында узачак.
Тәтеш шәһәрендәге һәм районыбыз авылларындагы мәчетләрнең имамнары бүген Казанда IX Татарстан мөселманнары корылтаенда катнаша.
Төрле чыганаклардан алынган мәгълүматлар буенча, аның эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың 1520 имамы, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР Рәисе Аппараты вәкилләре, министрлар, эре оешма җитәкчеләре, район һәм шәһәрләр башлыклары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша.
Корылтайның көн тәртибендәге төп мәсьәләләргә Татарстан Мөфтиен һәм Татарстан Баш казыен сайлау, нәзарәтнең соңгы 4 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм башкалар керә.
Корылтай утырышы "Казан Экспо" Халыкара күргәзмәләр үзәгенең И.Шакиров исемендәге концертлар залында узачак һәм, Коръән аятьләрен укып дога кылудан башланып китәчәк. Делегатларны һәм кунакларны беренче булып республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләячәк, ул хисап чорында диния нәзарәте эшчәнлеге турында хисап белән чыгачак.
Корылтай "Казан Экспо" Халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыкларында җәмәгать намазы белән тәмамланачак. 1520 имам икенде намазын Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга ияреп укыячак. Аннан барлык делегатлар 13нче республикакүләм ифтарда катнашачак.
Нет комментариев