Анда 13 команда катнашты.
Тәтештә мәктәп укучылары арасында район күләмендәге туристлык слеты булып узды, анда 13 команда катнашты.
Балалар җәяүле дистанцияләрдә спорт туризмында, теоретик конкурста, спорт-туристлык эстафетасында, спорт юнәлешендә, турист бивуаклары конкурсында ярышты.
Тәтештәге 1нче урта мәктәп командасы гомумкоманда зачетында җиңү яулады, икенче урында өстәмә белем бирү үзәге вәкилләре булдылар, өченче урында – Килдеш урта мәктәбе укучылары.
Нет комментариев