«Тәүбә көне» аталган кесә китабы дөнья күрде
Җәмгыять

«Тәүбә көне» аталган кесә китабы дөнья күрде

«Тәүбә көне» дип аталган кесә китабы - «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан унбишенче китап.

(Тәтеш, 2 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Бүген «Казан утлары» журналы җәмәгатьчелеккә Рафис Корбанның «Тәүбә көне» китабын тәкъдим итте. Әлеге басма - «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан унбишенче китап.

Рафис Корбанның яңа китабына «Тәүбә көне» һәм «Бер уч туфрак» повестьлары кергән. Аларда хәзерге заманда кешеләрнең рухи тормышына кагылышлы гыйбрәтле хәлләр тасвирлана. Язучы геройларын гадәттән тыш вакыйгалар яктылыгында сурәтләп, үзе яшәгән чорга бәя бирә.

«Тәүбә көне» китабын «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдәрова редакцияләгән. Китапка исемне дә ул биргән.

«Татмедиа» җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков кыска вакыт эчендә унбишенче китап чыгуын татар матбугатында феномен дип атады.

«Ай саен диярлек без бер китап чыгарып барабыз. Бу хәлнең моңарчы булганы юк. Ул тулысынча «Татмедиа» хисабына эшләнә, шуңа күрә авторлар өчен бу бик куанычлы хәл. Иң мөһиме, бу безнең өчен бизнес та. Китаплар киштәләрдә ятмый - 2-3 ай эчендә аларның уртача 70 проценты сатыла бара. Беренче чыкканнары кибетләрдә калмады. Без башта китапларны ике мең нөсхә белән чыгарган булсак, соңыннан өч меңгә җиткердек», - диде Шамил Садыйков.

Фото: © Рамил Гали

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rafis-korbannyn-tauba-kone-dip-atalgan-kesa-kitaby-donya-kurde-5859532


Нет комментариев