Терлекчеләр үзләренең осталыкларын  күрсәттеләр
Җәмгыять

Терлекчеләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр

Үз һөнәрендә иң яхшы исемен алу өчен Татарстанның 43 районыннан җыелган 44 сыер савучы ике көн дәвамында ярышты.

(Тәтеш, 26 август, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районында “Бакырчы” авыл хуҗалыгы предприятиесендә машина белән сыер саву осталарының республика күләмендәге 49нчы ярышы булды.   

Үз һөнәрендә иң яхшы исемен алу өчен Татарстанның 43 районыннан җыелган 44 сыер савучы ике көн дәвамында ярышты.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов конкурста катнашучыларны сәламләп, мондый киң күләмле чаралар үткәрү – тәтешлеләр өчен зур горурлык, дип билгеләп үтте.  
– Терлекченең хезмәтен бәяләп бетерүе читен, биредә үз һөнәрләренә чын күңелдән тугры кешеләр җыелды, – диде ул ышанычлы итеп.

Татарстан Республика­сы Премьер-министры урын­басары – Татарстан Рес­­публикасының авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров конкурсны ачып, мондый чаралар – катнашучылар өчен яхшы мәктәп, ул тәҗрибә уртаклашу, аралашу мөмкинлеген бирә, ә бу уңай нәтиҗәләргә китерә, диде.  

–  Конкурска район ярышларының абсолют чемпионнары җыелды, алар үзләренең көндәлек хезмәтләре белән респуб­лика халкын кирәкле азык-төлек ризыклары – сөт продукцияләре белән тот­рыклы тәэмин итәләр. Татарстанда терлекчелектәге барлык хезмәткәрләрнең намуслы хезмәте нәти­җәсендә җитештерү потенциалы тотрыклы саклана, агымдагы елның 7 аенда сөт җитештерү 3 процентка, ә сыерларның продуктлылыгы 7 процентка артты. Нәтиҗәлелек өчен резервлар әле бетмәгән, алар республиканың барлык хуҗалыкларында да бар, – диде Марат Азат улы.

Машина белән сыер саву операторлары конкурс барышында теорияне белүдә, саву аппаратын сүтеп-җыюда ярыштылар, сыер саву җайланмалары белән эшләү һәм сыер саву күнекмәләрен күрсәттеләр.

Ярышта катнашучылар конкурс башланганда ике төркемгә бүленделәр һәм ярты сәгать эчендә 20 сорауга җаваплар әйт­теләр. Алар терлекчелек­не, зоотехнияне, саву тех­но­логияләрен һәм һөнә­­ри белемнәрнең башка төрләрен белү буенча ­бәя­ләнделәр.  

Конкурста катнашучылар үзләре уртаклашканча, гамәли өлеш барыннан да күбрәк кызыксыну уяткан, аның барышында алар вакытка карап сүтеп-җыюда ярыштылар. Гадәтләнгән күренештәге әлеге эшләр товарлыклы-сөтчелек фермасында әллә ни аерым катлаулылыклар тудырмый, ләкин тиз арада сүтеп-җыйган вакытта ялгышлык­лар да китә, терлекчелек өлкәсендәге экспертлардан торган жюри әгъзалары шуңа да бәйгечеләрнең һәр хәрәкәтен бик игътибар белән күзәттеләр. 

Ярышның баш хөкем­дары, ТР авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек министр­лыгының терлекчелек тар­­макларын үстерү бү­леге начальнигы Сирень Нигъ­мәтҗанов уртаклаш­канча, әлеге ярышта катна­шучыларның барысы да – үз эшенең осталары һәм лаеклы көндәшләр.  

– Һәр этапның – үз нечкә­лекләре. Мисалга, саву аппаратын сүтеп-җыйганда өстәлдә барысы да пөхтә һәм дөрес итеп урнаштырылган, тәртип булырга тиеш. Җыйганнан соң аппаратның эшкә ярак­лылыгын тикшерергә ки­рәк. Барлык эшләр аппарат төзек хәлгә китерел­гәнчегә кадәр башкарыла, – дип белдерде Сирень Мулланур улы. 

Кыскасы, бәйгечеләр өченче этапта – берьюлы өч сыерны сауганда үз осталыкларын күрсәтә алдылар. Бер генә эшне дә үтәми калырга ярамый иде  – сыер савар алдыннан сыерның җиленен юарга, сөтнең беренче агымнарын алырга, чисталыгына игътибар итәргә, сөт килүен күзәтеп торырга, сөт савылып беткәч җиленне эретмә белән эшкәртергә кирәк булды. Шулай ук саву барышы да исәпкә алынды.  

Конкурста Тәтеш райо­нын “Р. Г. Сафиуллова” КФХдан Рима Фәткуллова белән “Татарстан” авыл хуҗалыгы предприя­тие­сеннән Гөл­на­ра Липкина тәкъдим иттеләр. Сыер савучы­лар­ның икесе дә берничә дистә елдан бирле фермада хезмәт куялар һәм югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Алар бу юлы да сынатмадылар – конкурста лаеклы чыгыш ясадылар.  

Терлекчеләр ел әйләнәсе диярлек хезмәттә, һәм Тәтеш районында узган әлеге чара алар өчен үзенә бер төрле ял кебек булды: анда экскурсия, күңел ачу, концерт программалары, халык осталары әйберләреннән күргәзмәләр дә оештырылган иде. 

Ике көн эчендә тер­лек­челәр үзләренең осталыкларын күрсәтеп кенә калмыйча, хезмәттәшләреннән тәҗ­рибә тупладылар, аралаш­тылар. Республиканың иң яхшы сыер савучыларын бүләкләү минутлары аеруча да дулкынландыргыч булды.

Биектау районыннан кил­гән Елена Семенова машина белән саву буенча ТРның абсолют чемпионы булды. “Татарстан” агрофирмасыннан Гөлнара Липкина машина белән саву осталыгы конкурсында 2нче урынны алды, ул РФ агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы республика комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. “Р. Г. Сафиуллова” КФХдан Рима Фәт­куллова терлекчеләр динас­тиясен дәвам итүче буларак билгеләп үтелде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, катнашучылар лаеклы бүләкләр алдылар.

Гөлнара Липкина,  “Татарстан” агрофирмасы:
– Һөнәремдә мин инде 30 елдан артык хезмәт куям. Быел район күләмендә җиңдем, республиканыкына уздым. Үз эшеңне белгәндә һәм аны яратканда, ярышларда куркып калырга кирәкми, дип ­уйлыйм. 

  Рима Фәткуллова,  “Р. Г. Сафиуллова” КФХ: 
–  Терлекчелектә 30 елга якын эшлим, фермада минем өчен барысы да якын. Район күләмендәге һөнәри осталык конкурсларында берничә тапкыр катнаштым, җиңү яуладым, республиканыкында тәүге тапкыр катнашам. Дулкынландым, әлбәттә, шулай да биремнәрне үтәдем, чөнки миңа барысы да таныш. Өстәвенә, үз районыңда чыгыш ясавы җиңелрәк. 
 


животноводство

Нет комментариев