Тоншерма мәктәбендә «Үзеңә һәм тирә-юнеңдәге кешеләргә игътибарлы бул» дигән дәрес үткәрелделәр
------
Тоншерма урта мәктәбенең 2-4 сыйныфларында «Үзеңә һәм тирә-юнеңдәге кешеләргә игътибарлы бул» дигән темага дәрес үткәрелде.
Укучылар ни өчен үз сәламәтлегең турында кайгыртырга кирәклеге, әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт белән карауның һәм бер-береңә ярдәм итүнең мөһимлеге турында фикер алыштылар. Бергәләп түбәндәге сорауларга җавап эзләделәр:
- Игелекле эшләр дөньяны ничек яхшырта ала?
- Ни өчен үзең турында кайгырту эгоизммы, җаваплылыкмы?
- Янәшәдәгеләргә игътибарны ничек күрсәтергә?
Иң мөһиме: кайгыртуның кечкенә адымнардан – елмаюдан, ярдәм итүдән, яхшы сүздән башлана икәнен аңладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев