Элек-электән килгән традиция буенча, 2 августта, Тәтеш десантчылары Урюм авылында урнашкан «Карлыгач» белем бирү-сәламәтләндерү лагерена киләләр.
(Тәтеш, 2 август, “Тәтеш таңнары”).
Быел да алар үз кагыйдәләрен үзгәртмәделәр. Балалар десантчыларны бәйрәм белән котладылар, кунакларга концерт программасын күрсәттеләр, "Форпост" хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләр һәм десантчылар өчен ярыш-уен программасын оештырдылар.
Чара ахырында балалар ир-атларга открыткалар тапшырдылар, ә тегеләре, үз чиратында, аларга бүләкләр тапшырдылар.
Нет комментариев