Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш интернат-йортында тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

(Тәтеш, 12 май, “Тәтеш таңнары”).

9 май көнне Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән котладылар. Татьяна Михайловна Митрофанова, Васыйфа Сөннәтулла кызы Мөшәрәпова, Елена Кузьминична Нагуськина һәм Анна Ильинична Никоноровага тыныч күк йөзе өчен рәхмәт әйттеләр, аларга сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләделәр. Тыл хезмәтчәннәренә Россия Президенты В.В. Путин һәм ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов исеменнән бүләк җыелмалары һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

Шулай ук тыл хезмәтчәннәре «Бердәм Россия» партиясенең Тәтеш җирле бүлекчәсе һәм «Старость в радость» Хәйрия фонды исеменнән бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев