Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” газеталарына 2022 елның II ярты еллыгына абунә кампаниясе тәмамланды

(Тәтеш, 6 июль, “Тәтеш таңнары”).

Без абунәчеләребез белән аралаштык һәм почтальоннар белән йортлар буйлап йөрдек, кешеләрнең күбесенең Интернеттагы басма матбугатка өстенлек бирүен белдек. Хәер, газетабызга берничә дистә еллар язылучы газета укучыларыбыз да бар! Болар типография буявының исе аңкып торган, район газетасын алуны өстен күргән кешеләр.

Без Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловка, “Р. Г. Сафиуллова” КФХ һәм “Колос” агрофирмасы җитәкчесе Рима Сафиулловага, “Нур” агрофирмасының генераль директоры Радик Нургалиевка абунә кампаниясе вакытында ярдәм күрсәткәннәре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен белдерәбез. 

Без шулай ук район газетасын яздыру планын үтәгән һәм арттырып үтәгән Алабирде, Бидәңге, Бакырчы, Сөендек, Олы Тормы, Келәш, Зур Әтрәч, Байраш, Федоровка, Бессоново, Льяш, Урюм, Жуково, Нармонка, Олы Шәмәк, Кошки-Новотимбаево, Киртәле авыл җирлекләре башлыкларына һәм почта бүлекләре хезмәткәрләренә рәхмәтле. Олы Тархан, Монастырский авыл җир­лекләренә һәм Пролей-Каша почта бүлеге хезмәткәрләренә йөз процент нәтиҗәгә ирешергә бик аз гына җитми калды. Шәһәрдә һәм Килдеш авылы җирлегендә абунә кампаниясе нәтиҗәләре сөендерерлек түгел. Әйтергә кирәк, шәһәрдәге почта хезмәткәрләре арасында да газета өчен чын күңелдән ты­ры­шучылар бар. Наталья ­Роткина – шундыйларның берсе. Ул район газетасына 170тән күбрәк тәтешлене ­яздырды!  

Газетаны иң яратып укыган Тәтеш ягы тарихы музее, Тәтеш районы пенсия фондының клиентлар хезмәте бүлеге, шәһәрдәге “Башаккай”, “Әкият”, “Миләшкәй”, “Каенкай”, шәһәрдәге 1нче һәм 2нче урта мәктәпләр, Бидәңге һәм  Кошки-Новотимбаево мәктәпләре, халыкны социаль яклау бүлеге, Тәтештәге картлар һәм инвалидлар интернат-йорты,  “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексы коллективларына тагын бер тапкыр рәхмәт белдерәбез, алар безнең газетаны тулы составта диярлек рәсмиләштерделәр.   

Ни аяныч, район газетасының тиражы, күпчелек басма матбугатларныкы кебек, кими бара. Кешеләр күп ­вакытларын Интернетта уздыралар. Шулай да без газетаның гомере озын буласына ышанабыз. Без сезнең тәкъдимнәрегезне ишеттек һәм яңа ярты еллыкта газетаның эчтәлеген тагын да кызыклырак итәргә тырышачакбыз. Күп язмаларны без фәкать газета битләрендә генә бас­тырачакбыз, аларны сез Интернет киңлекләрендә укый ­алмаячаксыз. 
Безнең белән калуыгызга рәхмәт!
Сезнең “Тәтеш таңнары”   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев