Сорауга Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин җавап бирә.
(Тәтеш, 8 июль, “Тәтеш таңнары”).
– Армиядә хезмәт итүдән кичектерелергә нәрсә сәбәпче була ала? – дип сорый шәһәрле Николай И.
Сорауга Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин җавап бирә:
– Балигълык яшендә булган, 27 яшькә җитмәгән, хәрби исәптә торучы һәм запаста булмаган гражданнар армиягә мәҗбүри чакырылырга тиешләр. Сәламәтлеге буенча хезмәт итә алмаган, армиядә инде хезмәт иткән яисә альтернатив гражданлык хезмәтен узган, шулай ук хәрби хезмәтне башка дәүләттә үтәгән яшь кешеләр чакырылыштан азат ителәләр. Галим дәрәҗәсенә ия булган яшь кешеләр чакырылыштан азат итү хокукына ия. Чакырылыш буенча армиядә хезмәт иткән вакытта һәлак булган хәрбиләрнең яки хезмәт иткәндә алган имгәнү яисә чирләре аркасында армиядән кайтканнан соң вафат булган хәрбиләрнең уллары яки ир туганнары булучылар шулай ук мәҗбүри хезмәт итүдән азат ителә алалар. Иректән мәхрүм итү урыннарында хөкем җәзасы үтәүче, шулай ук мәҗбүри яки төзәтү эшләренә хөкем ителгән гражданнар армиягә чакырылмый. Шуңа охшаш кагыйдә хөкем ителүе алынмаган һәм төгәлләнеп бетмәгән, тикшерүдә булган, җинаять эшләре судка тапшырылган кешеләргә дә кагыла. Хәрби хезмәткә вакытлыча яраклы булмаган яшь кешеләр бер елга кичектерү хокукына ия. Мәктәп укучылары, көндезгедә укучы студентлар һәм аспирантлар да укыган вакытта шулай ук кичектереләләр. Якын туганнары даими карап торуга мохтаҗ булган яшьләр дә вакытлыча кичектерелү алалар (опекага алынган туганнары дәүләтнең тулы тәэмин ителешендә тормаса һәм аларны карап торырга кеше булмаса). Балигълык яшенә җитмәгән энесенә һәм сеңелесенә бердәнбер опекун булучыларга, баласын берьялгызы тәрбияләүчеләргә, 3 яшькә кадәрге яшьтәге инвалид баланы тәрбияләүчеләргә, шулай ук ике һәм аннан да күбрәк баласы булган әтиләргә кичектерү бирелә. Баласы булган, әмма хатыны икенчегә йөкле (йөклелек вакыты кимендә 26 атна булганда) ир-атлар армиягә чакырылудан кичектерү алу хокукына ия.
Янгын сүндерү хезмәтендә булган яисә инде эчке эшләр министрлыгында яки җинаять-башкарма системасы органнарында эшләүче гражданнарны армиягә вакытлыча чакырмаска мөмкиннәр (югары профильле белем һәм дәрәҗәне күрсәткән махсус исемнәр булу кичектереп тору өчен төп шарт булып тора). Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ төбәкләрендә дәүләт хакимиятенең вәкиллекле органнары депутатлары да шулай ук кичектерелү хокукына ия. Дәүләт хакимияте яисә җирле үзидарә органнарындагы вазифага дәгъва итүчеләр сайлауларда катнашкан вакытта армиягә чакырылудан кичектерелә алалар.
Нет комментариев