Тәтештәге авыл хуҗалыгы техникумын быел 108 студент тәмамлады
Уку йорты директоры Илнур Җамалтдинов җыелучыларны тантаналы рәвештә дипломнар тапшыру кысаларында сәламләде, ул чыгарылышларны техникумны тәмамлаулары һәм һөнәр үзләштерүләре белән котлап, барлык башлангычларында уңышлар теләде.
(Тәтеш, 6 июль, “Тәтеш таңнары”).
Тәтештәге авыл хуҗалыгы техникумын быел 108 студент тәмамлады, шуның 14е – бик яхшы билгесенә. Агрономнар, механиклар, бухгалтерлар, электромонтерлар, поварлар һәм урман хуҗалыгы белгечләре дипломнар алды.
Уку йорты директоры Илнур Җамалтдинов җыелучыларны тантаналы рәвештә дипломнар тапшыру кысаларында сәламләде, ул чыгарылышларны техникумны тәмамлаулары һәм һөнәр үзләштерүләре белән котлап, барлык башлангычларында уңышлар теләде.
– Техникумда укыган елларыгызны сез беркайчан да онытмаячаксыз, – дип мөрәҗәгать итте чыгарылышларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Николаева. – Үзегезнең укытучыларыгызны, үзегезнең остазларны онытмагыз һәм сез сайлаган һөнәрләр, белгечлекләр тормышыгызда кирәкле булсын иде. Ата-аналарыгыз сезне һәрчак хуплаячак, укытучылар да шулай ук сезгә һәрчак ярдәмгә киләчәкләр.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев үзенең чыгышында техникумда алган белемнәре яшьләргә алга таба үз юлларын табуларына һәм сайлаган һөнәрләрендә уңышка ирешүләренә ярдәм итүенә ышануын белдерде:
– Безнең районда авыл хуҗалыгы алгарышлы үсеш ала. Яшь белгечләр Тәтеш аграрийлары сафын тулыландырырлар һәм үз белемнәрен тәҗрибәдә кулланырлар дип өметләнәм, – диде ул.
Укытучылар укучыларга белем генә түгел, шулай ук үзләренең күңел җылысын да биргәннәр, чыгарылышлар белән аерылышу мизгелләре алар өчен бер үк вакытта тантаналы һәм дулкынландыргыч та булды.
Чыгарылышларның әниләре Рушания Измайлова белән Дилә Абдуллина укытучыларга һәм сыйныф җитәкчеләренә ихтирам сүзләре белдерелгән җылы теләкләрен әйттеләр:
– Безнең балалар өчен сез бары тик укытучылар гына түгел, әле тагын тәрбиячеләр дә булдыгыз, балаларыбыз сезнең белән олыгая төштеләр, фикер йөртүдә мөстәкыйльлеккә, гамәлләрендә тәвәккәлрәк булырга өйрәнделәр.
Чыгарылышлар әйтүенчә, бу көнне алар бик көтсәләр дә, педагоглар һәм курсташлары белән аерылышу ямансу. Студент тормышы дәресләр белән генә чикләнмәгән, анда кызыклы, иҗади, креатив, спорт чаралары күп булган, алар анда актив катнашканнар. Техникумны бик яхшы билгеләренә тәмамлаган Альбина Әхмәтова болай дип уртаклашты:
– Әлеге өч ел миңа шактый җиңел бирелде, чөнки сыйныф җитәкчесе, әти-әнием ярдәм итте. Биредә мин белем алдым, дусларым барлыкка килде. Апам да техникумны тәмамлаган иде, ул белгечлеге буенча эшли, миңа да шулай ук сайлаган бухгалтер һөнәрем буенча эшләргә насыйп булыр дип уйлыйм.
Ангелина Павлованың да кулында кызыл төстәге диплом, ул укуын югары уку йортында читтән торып дәвам итәргә тели һәм аның белгечлеге кирәкле булачагына ышана.
Техникумны тәмамлаган егет-кызларның күбесенең үзләренә киләчәктә нинди юлдан китәргә һәм алган белемнәрен ничек кулланырга кирәклеген уйлап куелган ниятләре бар. Аларның барысы да уңышлы һәм уйланылган хыяллары тормышка ашсын өчен бу көнне изге теләкләр күп яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев