Уку якынайта
Казанда “Гаилә белән уку” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Келәш авылыннан Әмерхановлар гаиләсе “Иң укучы гаилә династиясе” номинациясендә җиңүгә иреште.
– Безнең гаилә җиде кешедән тора, һәм һәркайсыбыз үз әдәбиятын укырга ярата. 97 яшьлек карт әбиебез Мөссирә Абдулла кызы вакытлы матбугатны укырга бик ярата иде. Хәзер инде олы яшьтә булганлыктан укымый. Каенатам Илгизәр Габделвәли улы умартачылык белән шөгыльләнә һәм, әлбәттә, умартачылык турындагы китапларны укырга ярата. Каенанам Румия Равил кызы озак еллар укытучы булып эшләде. Ул безнең һәрьяктан үсеш алган кеше. Тарихи романнар укуга өстенлек бирә.
Ирем Илшат Илгизәр улы техника турындагы китапларны укырга тырыша, чөнки төрле техникаларны төзекләндерү белән шөгыльләнергә бик ярата. Кызыбыз Ильвинага 11 яшь, һәм аның төп теләге – яхшы уку, ул аның шактый уңышлы килеп чыга. Ильвина бик кызыксынучан һәм һәр нәрсәдә беренче булырга ярата. Аңа уку, сәйләннән кул эшләнмәләре ясау, музыка тыңлау һәм компьютер уеннарында уйнау ошый. Ул 4 яшендә укырга өйрәнде. Улыбыз Эмильга 6 яшь. Аның төп кызыксынуы – мәктәп, аның бик тә беренче сыйныфка барасы килә, шуңа күрә апасыннан калышмый, дәресләрен әзерләргә булыша һәм һәр нәрсәне сораштыра. Аңа уку һәм рәсем ясау, әле тагын җырлау һәм бию ошый. Яраткан әсәрләре – әкиятләр. Барыбыз бергә җыелган чакта, маҗаралы китаплар укыйбыз, – дип уртаклаша Гөлфинә Әмерханова. – Карт бабаебыз Габделвәли белән карт әбиебез Мөссирә озак еллар вакытлы матбугатны яздырганнар һәм район, республика, илебез яңалыклары белән танышып торганнар. Каенанам Румия Равил кызы аларның эшен дәвам иткән. Ул рус теле һәм әдәбияты укытучысы булганлыктан, безнең гаиләдә дә укуга мәхәббәт уятты. Ул безне китапларның кадерен белергә өйрәтергә омтыла. Китап уку якынайта, һәм без, әти-әниләр, эш белән бик мәшгуль булсак та, яраткан балаларыбызга әкият укырга вакыт табарга тырышабыз.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев