Урамнарга матурлык өстәделәр
Җәмгыять

Урамнарга матурлык өстәделәр

Яңа ел бизәлеше конкурсында катнашучылар арасында җиңүчеләр билгеләнде.

(Тәтеш, 31 декабрь, “Тәтеш таңнары”). “Административ би­на­ларның һәм предприятие, учреждение, оешма территорияләренең яңа елга иң яхшы бизәлеше” но­­минациясендә 1нче урын­ны – Тәтеш ягы ­тарихы музее, 2нче урынны – авыл хуҗалыгы һәм азык-тө­лек идарәсе, 3нче урынны Тәтешнең җир­лекара ки­тапханәсе ал­ды; авыллар ара­сында 1нче урынны – Жуково, 2нче урынны – Сөендек, 3нче урынны Урюм авыллары җирлекләре яулады.  

“Кар ­фантазиялә­ре – 2022” сыннарының иң ях­шы яңа ел бизәлеше но­ми­на­ция­сендә 1нче урын ­балалар сәнгать мәктәбендә, “Әкият” балалар бакчасы кол­­лективы – 2нче булды, Тә­тешнең кадет мәктәп-интернаты 3нче урынны алды. 

Авыл кешеләре арасында 1нче урын – Айрат Гарифуллинда (Олы Тормы авылы җирлеге), Илсур Мөхәммәтуллин 2нче урынны алды (Олы Тормы авылы җирлеге), Фәннур Гафиятов (Зур Әтрәч авылы җирлеге) – 3нче урында.  

Шәһәрлеләр арасында торак йортларның яңа елга иң яхшы бизәлеше конкурсында Олег Борисовка 1нче урын бирелде, Ольга Андрианова – 2нче урында, Екатерина Абросимова 3нче урынны яулады. 

Авыл кешеләре арасында Татьяна Масярова (Льяш авылы җирлеге) – 1нче урында, Юлия Тимарина (Монастырский авылы җирлеге) – 2нче булды, Марина Кирилина (Монастырский авылы җирлеге) 3нче урында дип танылды.  

фотоны Тәтеш ягы ­тарихы музее тәкъдит итте


Нет комментариев