Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

Рус Тат
Җәмгыять

Уңыш – хезмәт сөюдә

БДИ буенча 90 һәм аннан да югары балл җыйган Тәтештәге 1нче урта мәктәп ­укучылары югары нәтиҗәләргә ничек ирешергә һәм аларның уңышларын ничек кабатларга икәнлеген сөйләделәр.

(Тәтеш, 14 август, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина).

Айзилә Нургалиева, ­(инглиз теле буенча 95 балл):
– БДИ – ул җитди сынау. Уку елы башында мин инглиз теленнән 90нан да ким булмаган балл җыярга дигән максат куйдым һәм аңа әзерләндем. Барлык ресурсларны да эшкә җиктем. Интернетта укучыларга белемнәрне бик җентекләп өйрәтә һәм куелган бурычларны хәл итүдә җаваплылык һәм дисцип­лина тәрбияли торган онлайн мәктәпне таптым. Үз белемнәремне ныгыту өчен  хәтта мәктәптәге тәнәфесләр вакытында да тестлар чишә идем. Көндә­лек әзерлек нәтиҗә­сендә шундый югары балл җыя алдым. Хезмәт һәм ял режимын дөрес итеп планлаштыра белергә дә кирәк – бу сәламәтлекне саклау өчен мөһим шарт. 
Булачак чыгарылыш сыйныф укучыларына урамда йөрүләргә бик күп вакытны бүлеп бирмәскә киңәш итәр идем, чөнки алар беркайчан да тәмамланмаячак, ә нәтиҗәләр игълан ителгән көн сезнең язмышыгызны якындагы 4 елга хәл итәчәк. Мин Мәскәүдә реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча белгечлек алырга телим һәм университет студентлары тормышында актив катнашырга җыенам.

Динә Минкина, (инглиз теле буенча 94 балл):
– Мин БДИга кадәр ике ел кала системалы һәм даими рә­вештә шөгыльләнә башладым. Минем әзерлегемә укытучы­ларым, га­и­ләм зур өлеш кертте.
Инглиз теле ­буенча миңа апам ярдәм итте, ә әби­ем мине БДИга математикадан әзерләде. Чынлыкта, бердәм дәүләт имтиханын югары баллга тапшыру кыен димәс идем. Кызганычка каршы, бу имтиханнар акыл күрсәткече түгел, ә синең күпме ятлый алуыңның күрсәткече. Булачак чыгарылышларга көч һәм сабырлык телим.

Камилла Гарифуллина, (инглиз теле буенча 92 балл):
– Дөресен генә әйт­кәндә, мин, вуз тәкъдим иткән фән­нәр исем­леген­нән чыгып, инглиз телен сайладым. Минем өчен нәкъ менә шушы фәнне тапшыру зарурлыгы көтелмәгән хәл булды, чөнки моңа кадәр аңа аерым игътибар бирмәдем. Мин ничектер үзенчә әзерләнмәдем, төп кагыйдәләрне, конструк­цияләрне, сүзләрне кабатладым һәм өйрәндем. Иң мөһиме – даими әзерләнү. Нәкъ менә аның ярдәмендә мин имтиханга бик борчылмыйча гына бардым, чөнки нәрсә көтәргә кирәклеген белдем. Булачак чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханның структурасын һәм кайда нинди белем кирәклеген аңларга һәм даими тәҗрибә алырга гына киңәш итә алам. Тагын шуны әйтәсем килә, инглиз теле буенча БДИ бик катлаулы түгел, иң мөһиме – барлык кагыйдәләрне белү.

Уңыш серләре

Максатчан эш.
Хезмәт сөючәнлек.
Даими өйрәнү.
Хезмәт һәм ял режимын грамоталы планлаштыру.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев