Үзегезнең мөлкәтегезне янгыннан саклагыз
Җәмгыять

Үзегезнең мөлкәтегезне янгыннан саклагыз

Көзге-кышкы вакытлар җитү белән торак секторда янгыннар чыгу саны кинәт кенә арта.

(Тәтеш, 20 октябрь, “Тәтеш таңнары”). 

Кешеләр үзләренең йортларында җылы булсын өчен җылыткыч мичләр, электр белән җылыткыч приборлар, газ плитәләре, духовкаларны кулланалар, бу билгеле бер шартларда янгын чыгуга һәм, әлбәттә инде, кешеләрнең җәрәхәтләнүенә, үлеменә китерә. 
– Салкыннар башлану белән челтәргә тоташтырылган электр җылыткыч приборларның саны арта, бу электр челтәренең артык көчәнеш белән эшләвенә, изоляцияләрнең өзелүенә һәм кыска ялганышлар барлыкка килүгә китерә. Шуңа күрә һәрбер йорт хуҗасы торактагы һәм абзар-курадагы электр чыбыкларының, розеткаларның, кабызгычларның төзеклеген тикшерергә тиеш, – дип киңәш итә Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча дәүләт янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Денис Сафиуллин. – Моннан тыш, мичләрне урнаштырганда һәм файдаланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә игътибар итәргә, аларның төзеклеген тикшерергә, мичтәге һәм төтен юллыгындагы ярылган урыннарны томаларга кирәк. Төтен юллыкларындагы корымны ким дигәндә өч айга бер тапкыр чистарту зарур. Шулай ук, мичләр һәм башка төрдәге җылыткыч приборларның янучан конструкцияләрдән янгынга каршы бүлгечләре (аергычлар), агач идәндә яки башка төр янучан материалдан ясалган идәндә 0,5 х 0,7 метр зурлыгында калай беркетелгән булырга тиеш. Мич яннарында һәм турыдан-туры аларның өслекләрендә янучан материаллар саклау тыела. Мал-мөлкәтне янгыннан саклау һәм үзеңнең сәламәтлегеңә, гомереңә иминлекне тәэмин итү бары тик сезнең үзегездән тора!  


Нет комментариев