Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вакцинация ярдәм итә

Тәтеш үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар вакытлыча госпитале мөдире Гөлия Курцева район газетасы журналистларына Тәтеш районында коронавирусның торышы турында сөйләде.

(Тәтеш, 19 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”) Тәтеш үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар вакытлыча госпитале мөдире Гөлия Курцева район газетасы журналистларына Тәтеш районында коронавирусның торышы турында сөйләде:

– Узган елга йомгак ясап, шуны әйтергә була: декабрь уртасыннан бүгенге көнгә кадәр ковид белән авыручылар саны кимеде. Безнең госпиталь диварлары бу­­шап калуы безне, һич­шиксез, сөендерә. Ә бит әле октябрьдә генә тәмугтагы кебек иде: каты чирләүчеләрнең күп булуы, үлүчеләрнең саны арту... Без бар көчебезгә эшләдек, физик һәм рухи яктан бик авыр булды. Безне бары тик монда эшләгән кеше генә аңлар. Дөресен генә әйткәндә, боларның барысын да тагын бер кат кичерәсе килми. Теләсә нинди хроник чир белән яшәргә, җайлашырга һәм гомер итәргә була, әмма авыручыларның якты дөньядан китүе, бигрәк тә яшьләрнең – бик үкенечле һәм әрнүле. 

Коронавирус белән кабат зарарлануны беркем дә инкяр итә алмый, ә авыру кеше белән даими бәйләнештә булуны бигрәк тә. Авыручылар санының кимүен бары тик вакцина ясату ярдәмендә ирешелгән нәтиҗә, дип саныйм. Бу сөендерә. Кешеләр әлеге авыруның барлык куркынычлылыгын аңладылар һәм прививка ясаттылар. Мин тәтешлеләргә сәламәт­лекләре өчен җаваплылыкны үз өсләренә ­алганнары өчен рәхмәтле. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X