Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вакыт белән хисаплашмыйча да эшлиләр

Мулдан һәм берөзлексез яуган кар районның коммуналь хезмәтләренең ныклыгын тикшергәндәй тоелды.

(Тәтеш, 19 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”, Ирина Ефимова). Мулдан һәм берөзлексез яуган кар районның коммуналь хезмәтләренең ныклыгын тикшергәндәй тоелды. Тәтешлеләр әйтүенчә, юлчылар үз эшләрен бик яхшыга башкардылар.

“Татавтодор”ның рай­оныбыздагы Тәтеш участогы 312 чакрымдагы автоюлларга хезмәт күрсәтә.

– Предприятиенең машина-трактор паркында кирәкле кар чистарту техникасы: алты юл машинасы, ике грейдер, өч трактор, ике төягеч, ротор  чистарткычлы йөк машинасы бар. Һава торышы әйбәт булганда көндез һәм төнлә ике техника эшли, ә начар һава торышында сменага тәүлек әйләнәсе биш техника чыга. Быел, икенче гыйнварда кар күп ява башлаганнан бирле, без эшне туктатмыйбыз да диярлек, кар явуы тынып торган арада юлларны киңәйтер­гә, аларны чистартырга, җыеп алырга керешәбез.  Гомумән алганда, эшкә 53 кеше җәлеп ителә, барлык хезмәткәрләр дә үз эшләрен зур җаваплылык белән башкаралар, ышанып тапшырылган объектларны норматив халәттә тоталар, автомобильчеләргә чиста юллар кирәклеген аңлыйлар, бу гражданнар гомеренең иминлеген һәм сәламәтлеген тәэмин итү­гә ярдәм итә, – дип хәбәр итте “Татавтодор”ның Тә­теш участогы начальнигы ­Иршат Әхтәмов.

Шәһәрдә “Тәтеш” МУП МПП хезмәткәрләре дә үз участокларына иртә таңнан ук  чыгалар.

– Юлларны һәм тротуарларны чистартырга сигез техника һәм биш ярдәмче эшче эшкә чыга, – ди предприятие начальнигы Рифкать Әхмәтов. – Көн саен иртәнге биштән дә соңга калмыйча, ә инде кар туктамый яуганда төн буе да, иртәрәк тә, чыгабыз. Ә инде кар азрак ява башлагач, кар өемен ике тракторга төяп түгәбез, һәм зарурилык булганда, әле тагын КамАЗ да яллыйбыз. Алга таба, әгәр явым-төшемнәр шушы тизлектә явып торса, ташу өчен дә тагын автотехника кирәк булачак. Тротуарларны чистарту өчен ике кечерәк трактор билгеләнгән, берсе карны җыештыра, икенчесе ротор белән йөри. Берьюлы ике грейдер, КамАЗ эшли, алар чистарталар да, тоз-ком катнашмасы да сибәләр, эттергечле өч трактор эшли. Безнең хезмәткәрләрнең һәр­кайсының шәһәрдә үз участогы бар, кешеләр барысы да тырышалар, аңлап карыйлар, сынатмыйлар, һава торышының бәйрәмнәре һәм яллары булмавын беләләр.  
фотоны Рифкат Әхмәтов тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев