Вахитов урамы: табиб, чишмәләр турында
Җәмгыять

Вахитов урамы: табиб, чишмәләр турында

Бер атна элек газетабызда бастырылган “Вахитов урамы: үткәнгә сәяхәт” язмасы буенча ике кеше үзләренең хатирәләрен сөйләделәр.

(Тәтеш, 14 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова).

Шәһәрле Мария Зеленцова редак­циягә беренчеләрдән булып шалтыратты һәм 56 ел элек Буа районының Кыят авылында язмыш аны яшь табиб Илдар Камалов белән аның хатыны Неляны очраштыруы хакында сөйләде. Гаилә пары авыл хастаханәсендә эшләгән һәм Мария Ефимовнаның гомерен коткарып калган, дип әйтергә була.   

Ул 1981 елда гаиләсе белән бергә Тәтешкә күченгән, ә 90нчы еллар башында аңа доктор Камалов белән кабат очрашырга туры килгән, бу чакта ул инде Казанда РКБда эшли торган булган. 

– Минем хәзер Тәтештә яшә­вем­не белгәч, бик гаҗәпләнде һәм шат­ланды, үзенең Тәтештә тууын һәм берничә ел Вахитов урамында яшәвен әйтте. Нәкъ тә мәчет каршысында. Язманы укыгач, әлеге сүзләр минем исемә төште, шалтыратырга һәм Вахитов урамында искиткеч табиб яшәгәнлеген әйтергә булдым, – дип уртаклашты Мария ­Ефимовна.  
Икенче хәбәрне без күптәнге туг­ры укучыбыз, тәтешле Роза Чахиревадан алдык.

– Вахитов урамы турындагы язманы үземнең ахирәтем һәм сыйныфташым, хәзерге вакытта Ульяновскида яшәүче Надя Ерофеевага (Ванюхинага) укыдым. Ул шатлык хисләре кичерде һәм үзенең балачагын искә төшерде, – диде шәһәрле. 
 Һәм без Надежда Петровнага шалтыраттык, аның хатирәләрен сезгә дә тәкъдим итәбез:   

– Безнең гаилә Вахитов урамындагы 21нче йортта яшәде, ул калкулыкта тора иде, кышын аннан кемдер чанада, кемдер башка әйберләрдә ярга кадәр төшеп җиткәнче чана шуа идек. Ни аяныч, безнең элеккеге йорттан хәзер бары тик баз гына калды, ә йортыбыз урнашкан урынны без утырткан каен буенча гына белергә була. Вахитов бакчасы чиста итеп тотылды. Күз алдына китерәсезме, аңа сукмакны, тигез булсын өчен, җеп белән ясадылар, аны бер чаттан икенче чатка суздылар, бакчада чәчәк түтәлләре дә бар иде.  

Чокырда Соня апа Творогованың йорты торды, анда әле Карасевлар да яшәде, ә калкулыкта Коля абый Тяпкин берүзе гомер итте. 
Фотога (астагы рәсем) без дустым Марина Качалина белән 1973 елның 1 маенда Дубининнар йорты каршысында төштек. 
Вахитов бакчасы янында мәй­дан­чык бар иде, анда без футбол һәм волейбол уйнадык. Фатирга кереп яшәгән студентлар да, шулай ук урамда балалар да күп булды.  

Чишмәләр турында аерым әйтеп үтәсем килә: без балачакта алар һәрбер тау астында да диярлек бар иде. Безнең Вахитов урамыннан да шулай ук чишмәгә төшү юлы бар, ул томалаулы итеп эшләнгән һәм хатын-кызлар анда теләсә кайсы вакытта кер чайкыйлар иде. Агачтан ике улак ясалган иде. Керне тау астына зур тоткалы кәрҗиннәрдә алып төштеләр. Өскә алып менгәндә аларга ирләре ярдәм иттеләр. Безнең чишмәгә хәтта Свердлов урамыннан да килеп йөрделәр.   
Тәтештән мин 1983 елда киттем, шулай да биредә минем туганнарым һәм дусларым яши, шуңа күрә еш ­кайтып йөрим.  

Фотоны: Милица Иванова тәкъдим итте
 


Нет комментариев