Җәмгыять

Хокуксыз йөрткән өчен җинаять җаваплылыгы каралган

Билгеләп үтәләр Тәтеш районы прокуратурасы белгечләре.

(Тәтеш, 28 август, “Тәтеш таңнары”).

“Россия Федерациясе җинаять Кодексының 31нче һәм ­Россия Федерациясе  җинаять-процессуаль Кодексының  150нче маддәләренә  үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон нигезендә, хокуксыз машина йөрткән өчен Россиядә 2022 елның 25 июленнән җинаять җаваплылыгы кертелде.

– РФ җинаять Кодексының 264.3нче маддәсе законлы көченә ке­рде. Әлеге маддә буенча шулай ук автомобиль белән генә түгел, башка транспортны да хокуксыз йөрткән өчен җәза каралган. Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм шундый ук җинаять өчен хөкем ителгән шоферларга җинаять эзәрлекләве яный, – дип билгеләп үтәләр Тәтеш районы прокуратурасы белгечләре. – Моннан тыш, юл хәрәкәте ка­гыйдәләрен бозган өчен хөкем ителгәнлеге булган закон бозучыларга ике елга кадәр иректән мәхрүм калу куркынычы яный. Әгәр машинаны хуҗасы йөртә икән, ул чакта автотранспорт конфискацияләнергә тиеш.  


прокуратура рт

Нет комментариев