(Тәтеш, 18 май, “Тәтеш таңнары”).
12 майда Казанның Совет районындагы 93 нче гимназиядә XX республика Кирилл-Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары узды.
Фәнни укуларның максаты: гуманитар фәннәр, сәнгать һәм мәдәният өлкәсендә тикшеренү һәм иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү юлы белән укучыларның интеллектуаль һәм рухи үсеше.
Чарада Тәтеш татар урта мәктәбе укучылары Шакирова Алисә (8 нче сыйныф) һәм Әхмәтшин Ришат (9 нчы сыйныф) катнашты. Остазлары: Нагуськина И. Н.
Нет комментариев