Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Яңа тормышка башлангыч

    Тәтеш районы мәктәпләренең 103 укучысы өчен узган атнада чыгарылыш кичәсе булды.

    (Тәтеш, 28 июнь, “Тәтеш таңнары”). Көтеп алынган аттестат, чәчәкләр, шарлар, егет-кызларның бәхетле елмайган йөзләре, ата-аналар һәм укытучыларның дулкынланулары,
    мөстәкыйль ­тормышка аяк басканда таң атуын күзәтү – Тәтеш районы мәктәпләренең 103 укучысы өчен узган атнада чыгарылыш кичәсе булды.  

    Аттестатларны тапшыру район мәдәният йорты базасында тантаналы рәвештә узды. 

    Чыгарылышлар педа­гогларның, туганна­рының һәм якынна­рының көчле алкышлары астында кызыл келәм буйлап олы тормышка атлады.  

    Район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм район баш­кар­ма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина чыгарылышларны мәктәп­не тәмамлаулары белән ­котлады.  
    “Креативлар, белемгә омтылулары, мәктәп үз­идарәсендә алдынгы урын­да булулары белән аерылып торалар.  Укуда, спортта яхшы нәтиҗәләргә иреш­теләр”, – диделәр алып баручылар чыгарылышлар турында. Һәм әлеге сүзләр аларның һәркайсы хакында.   

    Унбер ел укыган мәктәп тормышы артта калды, шулай да алда яңа ачышлар, җиңел булмаган мәсьә­ләләр һәм җаваплар. Әмма бу соңрак булачак, ә бүгенге көндә урта махсус һәм югары уку йортларына ишекләрне ачучы, иң ­хыялланган документлары – аттестат – ­кулларында!

    Теләкләр һәм изге нә­сихәтләр, матур ­концерт номерлары яңгырады, Тә­теш­­нең кадет мәктәп-интернаты чыга­ры­лыш­ларының “Росси­ягә хезмәт итәргә!” ди­гән йомгаклау җырына бөтен зал кушыл­ды – боларның барысы да бәйрәмдә катна­шу­чы­ларның күңе­лен­дә озак ­сакланыр.

    Күккә күгәрченнәр талпынып күтәрелде, балачак биек­леккә очты, алда – озын гомер. Ул бәхетле булсын иде!

    Бик яхшы билгесе куелган урта гомуми белем турындагы аттестат белән “Укудагы аерым уңышлары өчен” медале түбәндәге укучыларга тапшырылды:

    Айгөл Гасимова, Тәтештәге 1нче урта мәктәп,
    Гөлинә Гаязова, Алабирде урта мәктәбе,
    Гөлназ Гыймадиева, Тәтештәге татар урта мәктәбе,
    Илназ Мингалиев, Тәтештәге 1нче урта мәктәп,
    Дарья Россеева, Олы Тархан урта мәктәбе,
    Рәсим Сәйфетдинов, Тәтеш татар урта мәктәбе,
    Ярослав Семенычев, Тәтештәге 2нче урта мәктәп,
    Ангелина Смирнова, Тәтештәге 2нче урта мәктәп,
    Руслан Сурков, Тәтештәге 1нче урта мәктәп, 
    Илья Торгайкин, Тәтештәге 2нче урта мәктәп, 
    Эвелина  Торгашова, Урюм урта мәктәбе,
    Марк Чалышев, Тәтештәге татар урта мәктәбе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: