“Яшьлекне искә алдык!”
Җәмгыять

“Яшьлекне искә алдык!”

Газетабызда 24 июньдә ­басылып чыккан Тәтешнең Свердлов урамындагы 61нче йорт бинасының фотосурәтен тәтешлеләр бик тиз танып алдылар.

(Тәтеш, 17 июль, “Тәтеш таңнары”). 

XIX гасыр ахырында – ХХ гасыр башында эклектика стилендә төзелгән йорт Чинчурино авылыннан чыккан крестьян сәүдәгәр Михаил Шитухинныкы булган. “Бу бинада 1918 елның язында шәһәрдә Совет власте игълан ителде” дигән мемориаль такта бар. Инкыйлаб елларында биредә Халык йорты һәм китапханә урнашкан булган. Һәм әлбәттә инде әлеге тарихи бинада озак еллар “Авангард” редакциясе коллективы да район газетасын булдыру өстендә эшләде.   

Газета саны чыкканнан соң, редакциягә шалтыраткан уку­чыларыбызның барысы да фототабышмакка дөрес җаваплар әйттеләр. Шалтыратулар күп булды. Район кешеләреннән килгән җавапларның бары тик берникадәрен генә тәкъдим итәбез:

– Ял итәргә утыргач, газетаның җомга санын кулыма алдым, ә анда – фототабышмак. Минем өчен көтелмәгәнчә булды, фәкать чәршәмбе санында гына бастырасыз дип уйлаган идем, – дип гаҗәпләнүен белдерде тәтешле Роза Чахирева. – Сурәттә – Свердлов урамындагы бина. Бу сурәт безнең “үткәндәгедән”: ул чакта без шәһәрдәге беренче мәктәптә укый һәм тәнәфесләрдә курчак­лар карарга шунда йөгердек – аның беренче катында культмаг иде. Янында – архив. Икенче катта – авыл хуҗалыгы идарәсе, башкарма ­комитет.     

– Бинада плакат эленеп торды, Идел буен ерактан ук, хәтта икмәк кибете яныннан да күрергә була иде, хәзер куе әрәмәлек каплады. Бу бинада районның башкарма комитеты урнашкан иде, аста – культмаг эшләде, анда киемнәр саттылар, – дип искә төшерә Владимир Финаков.    

Владимир Янышев фотосурәт белән бәйле барлык тарихи вакыйгаларны тулырак итеп сөйләве белән аерылып торды, бина буйлап виртуаль экскурсия үткәрде. Ул оешмаларның кайда һәм ничек урнашканлыгын, кемнәрнең эш бүлмәләре кайда булуын бәян итеп, әйтерсең лә аның бөтен күренешен тагын бер кат яңартты. 

– Беренче катта план бүле­ге иде: анда Шакирҗанов Мә­җит Шакирҗанович эшләде. Янә­шәдәге актлар залында партия җыелышлары уздырдылар, мин анда район башкарма комитетының азат ителмәгән секретаре булып эшләдем, – дип сөйләде Владимир Иванович. – Собеста Нина Васичкина хезмәт куйды. Икенче катта – сулда – район мәгариф бүлеге мөдире бүлмәсе, аннары белгечләр, бухгалтерия иде. Халык контроленә Лазарев җитәкчелек итте, каршы якта – бухгалтерия, эшче аппарат, Нина Коробкованың кабул итү ишеге. Сулда – районның салым хезмәтенең беренче җитәкчесе – Рифкать Хисаметдинов.   

– Фотода район башкарма комитетының элекке бинасы. Анда утырыш залы, районның мәгариф бүлеге, ЗАГС, архив иде. Хәтерләвемчә, авыл хуҗалыгы идарәсе дә, кече суднолар дәүләт инспекциясе дә шунда урнашкан иде. Ишетеп белүемчә, бу бинада әле тагын культтоварлар кибете дә булуын беләм. Әле тагын бу бинаның балконыннан совет влас­те игълан ителүе турындагы тарихны да беләм, – дип сөйләде Марина Гайнетдинова. 

–     Бу Свердлов һәм Горький урамнары кисешкән урындагы бина, – диде ышанычлы итеп Наталья Данилова. – Анда төрле вакытларда профсоюз райкомы, собес, авыл хуҗалыгы идарәсе, “Авангард” газетасы редакциясе эшләде. Бинаның каршы ягында мактау тактасы тора иде.

Авыл хуҗалыгы идарәсендә миңа эш буенча киңәшмәләрдә еш булырга туры килде. Ре­дакциябезгә шулай ук Льяш­тән Ольга Кондратьева, Алекина Полянадан Юрий Иванов, Бакырчыдан Сәлим Рәхмәтуллин, Тәтештән фототабышмакның еш катнашучысы Зөһрә Зиннәтова шалтыратты. Һәм аларның барысы да: “Яшьлекне искә төшердек!” – диделәр. 
 


Нет комментариев