Баймәт кешеләре авыл урамын төзекләндерүләренә шатланалар.
(Тәтеш, 29 июль, “Тәтеш таңнары”).
– Авылыбыз урамыннан яңгыр яуса кереп булмый, күлләвекләр җыелып тора иде. Бу барыбыз өчен дә бик кыен булды, әлбәттә. Беркөнне эшкуар Рафис Шәрәфетдинов әлеге юлларны үз акчасына ясатты. Былтыр зират рәшәткәсен төзекләндергән иде. Аңа изге теләктә калабыз. Шундый киң күңелле, мәрхәмәтле кешеләр булуына шатланып туя алмыйбыз. Эшләгән барлык мәрхәмәтле гамәлләре үзенә яхшылык булып кайтсын. Хәзер яңгыр яуганда да урамнан рәхәтләнеп йөрибез, – дип уртаклашты Баймәттән Наилә Заһидуллина.
Нет комментариев