Жиңүчеләр бүләкләнде
Тәтештә ел саен була торган “Экояз-2022” республика бәйгесенең муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Бүләкләү тантанасында ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының II разрядлы өлкән белгече Әмир Җаббаров катнашты. Шәһәрдәге “Әкият” балалар бакчасы – “Иң яхшы балалар бакчасы” номинациясендә, Килдеш урта мәктәбе – “Иң яхшы мәктәп” номинациясендә, Тәтеш урманчылыгы “Иң яхшы предприятие” номинациясендә җиңүче дип танылды. Тәтештән Нигъмәтуллиннар гаиләсе “Иң яхшы гаилә” номинациясендә җиңде.
– Республикада “Экояз” бәйгесе ел саен санитар-экологик ике айлык кысаларында уздырыла. Быел да Тәтеш районы бәйгедә актив катнашты, – дип билгеләп үтте Тәтеш районы башкарма комитеты каршында эшләп килүче административ комиссиянең баш белгече-җаваплы секретаре Юлия Долинина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев