(Тәтеш, 28 апрель, “Тәтеш таңнары”).
Зур Әтрәч авылы кешеләре Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны искә алу урынын җыештырганнар.
- "Хәтер урыны" проекты кысаларында, 27 апрель көнне һәйкәл территориясен тәртипкә китерделәр. Чүп-чар һәм коры яфраклар җыйдылар, һәйкәл плитәләрен пычрактан чистарттылар. Утлы еллар турында хәтерләүчеләр калмый да диярлек, ә һәйкәл яшь буын өчен хәтер булып калачак һәм торачак, - диләр авыл кешеләре.
фотоны Зур Әтрәчтән тәкъдим иттеләр
Нет комментариев