Прокуратура хәбәр итә.

Тәтешле ут төртү юлы белән чит кеше милкенә белә торып зыян китергәне өчен хөкем ителгән.
– Гаепләнүченең судта тәүлекнең караңгы вакытыннан файдаланып һәм аның кылган гамәлләре чит кешеләр өчен мәгълүм булмавына инанып, фатир диварының бер чатына килеп, бурадан эшләнгән агач корылмадан торган йортның тышкы ягына алдан әзерләп куелган шырпы һәм кәгазь ярдәмендә белә торып ут төртүе ачыкланды, – дип хәбәр итә Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре. – Шуннан соң, гаепләнүче янгын телләрен сүндерү өчен бернинди чаралар да күрмичә, җинаять урыныннан качып киткән, моның белән ул чит кешенең милкенә аңлы рәвештә зыян китерүгә юнәлдерелгән барлык кирәкле гамәлләрне белә торып эшләгән. Җинаятьчел гамәлләр нәтиҗәсендә гаепләнүче тарафыннан зыян күрүченең фатирына зарар килгән. Хөкем ителүченең җинаятьчел гамәлләре аркасында зыян күрүчегә 133 818 сумлык шактый зур матди зыян китерелгән. Хөкем ителүче хатын-кыз җинаять кылуда үзенең гаебен тулысынча таныды, кылган гамәле өчен үкенүен белдерде. Суд аңа 1 ел да 6 айга сынау вакыты белән 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде.
Нет комментариев