Казанда йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды
Спорт

Казанда йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды

Анда Тәтеш районының яшь спортчылары да катнашты.

Константин Привалов биш медальгә ия булды: 100 метрга комплекслы йөзүдә, 50 метрга аркада һәм 50 метрга баттерфляй ысулы белән йөзүдә  – өч алтын медаль,100 метр­га аркада йөзүдә – көмеш, 400 метрга комплекслы йөзүдә бронза медаль яулады. Әлеге ярышларда Константин Привалов “спорт мастерына кандидат” спорт разрядын үтәде.

Дарина Торгашева 400 метрга йөзүдә алтын медаль яулады. Станислав Строкин 50, 100 һәм 200 метр аралыкка ирекле ысул белән йөзүдә өч бронза медальгә ия булды.

Анастасия Михеева 50 метр аралыкка брасс ысулы белән йөзүдә иң көчлеләр унлыгына керде. Спорт­чыларның тренеры – Эльмира Мөхәммәтҗанова. 

фото: Елена Калашникова
 


Нет комментариев