Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Өлкән буын ярышты

Өлкән буын кешеләре өчен үткәрелгән Спартакиада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган иде.

(Тәтеш, 18 май, “Тәтеш таңнары”, Лиана Загитова, фото автора). 

Пенсионерларны “өченче буын” кешеләре дип тә йөртәләр, шулай да ярышларда алар күңелләре белән дә яшь булуларын һәм чын пионерлар икәнлекләрен дә күрсәттеләр.
Алар атнага ике тапкыр спорт белән шөгыльләнәләр, район күләмендәге ярышларда даими катнашалар, респуб­лика дәрәҗәсендәгеләргә, Казанга ел саен баралар. 
Шөгыльләнергә гәүдәне язылдыру өчен генә түгел, күңел кушуы буенча да йөрүләрен билгеләп үтәләр.

– Спорт белән шөгыльләнү – ул очрашулар, аралашу, сәламәтлек, мус­кулларны ныгыту. Кыштан соң  без сүлпәнәеп калдык, ә монда җиңеләеп китәсең, – ди 75 яшьлек Мария ­Кириллова. 

Россия пенсионерлар Берлегенең җирле бүлекчә рәисе Нина Новикова әлеге оешманың активистлары берничә чакрымга йөгерүдә, йөзүдә, өстәл теннисында, пуля белән атуда, дартста катнашулары хакында сөйләде. Яшь буынга үрнәк күрсәтәләр. Иң өлкән спортчыга 84 яшь.

Спартакиаданы әйдәп баручы, “Батырлык” яшүсмерләр клубы директоры Лидия Егорова Тәтеш “пионерлары” шушы бер үк составта диярлек 11 спартакиаданы үттеләр, Казанда призлы урыннар яуладылар, дип белдерә.   

Анатолий Адайкин 62 яшендә булса да, йөгерү белән даими шөгыльләнә. Ул һәм тагын 22 катнашучы район күләмендәге спартакиадада дротиклар ыргытуда, пуля белән атуда, кәрҗингә баскетбол тубы ыргытуда аерым ярышалар.

Евгений Дубков белән Татьяна Нойкина ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында өстәл теннисында, Анатолий Адайкин, Наталья Шлячкова, – дартста, Евгений Дубков, Наталья Шарипова, Галина Аввакумова – пуля белән атуда беренче урынны алдылар, йөзүдә бер җиңүче – Зоя Старшинина.  

Җиңүчеләр май азагында Казанда үтә торган республика спартакиадасында катнашачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев