Спорт

Тәтеш мәргәнчесе Кирилл Багров стендка ату буенча XXXI Халыкара турнирда җиңү яулады

(Тәтеш, 3 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).

Тәтеш мәргәнчесе Кирилл Багров СССРның спорт мастеры Владимир Почивалов ис­тәлегенә стендка ату буенча XXXI Халыкара турнирда җиңү яулады.
– Безнең Тәтеш мәргәнчеләре Шымкент шәһәрендә (Казахстан Республикасы) стендка ату буенча Россия җыелмасының күнегүләр чарасында катнаша, – дип хәбәр итте спортчының тренеры Виктор Филиппов. – Әлеге ярыш биредә ел саен уздырыла. Турнир 2018 елдан спорт атуы Халыкара федерациясенең календарь планына кертелде. 
 


Нет комментариев