Эшкуар Рәмзия Рәфыйкова призына узган ярышларда бик яхшы уйнау әзерлеген күрсәтү өчен Тәтештәге 1нче урта мәктәп базасына Тәтешнең авыл хуҗалыгы техникумыннан, шәһәрдәге 1нче һәм 2нче мәктәпләрдән, татар мәктәбеннән, Килдештән иң яхшы спортчылар җыелды.
(Тәтеш, 1 апрель, “Тәтеш таңнары”).
Ярыш башланыр алдыннан волейболчыларны район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Инна Лазерева, шәһәрдәге 1нче мәктәп директоры Илдар Фәткуллов, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Тәтеш районы буенча иҗтимагый вәкиле Рәмзия Рәфыйкова, уку йортының ярышларны кабул итүче волейбол командасы тренеры Валентина Тихонова спортчыларны сәламләделәр һәм көчлеләрнең җиңүен теләделәр. Ярышның төп хөкемдары – Тәтештәге спорт мәктәбе директорының спорт эшләре буенча урынбасары Игорь Долинин, тимер акча ыргытып, уенны кайсы команда башлап җибәрәчәген билгеләде, һәм уенга старт бирде.
Матчларның барысы да мавыктыргыч һәм җәлеп итүчән булды.

Ярыш Тәтештәге 1нче урта мәктәп командасының җиңүе белән тәмамланды.
Егетләр дә (беренче состав, тренерлары – Валентина Тихонова), кызлар да (беренче состав, тренерлары – Александра Подгорнова) кунакларга бирешмәделәр, волейболны җитди итеп уйнадылар, көчле һәм төгәл итеп тапшыра белү осталыгы аларга беренчелекне алырга ярдәм итте.
Егетләр арасында икенче урынны – Тәтештәге 1нче урта мәктәп (икенче состав, тренерлары – Валентина Тихонова) һәм кызлар арасында Тәтешнең авыл хуҗалыгы техникумы командасы (тренерлары – Алексей Тихонов) яулады. Мактау пьедесталының өченче баскычын – егетләр арасында да, кызлар арасында да – Килдеш урта мәктәбе командалары (тренерлары – Николай Исаев) биләде. Ярышларда катнашучыларның барысы да онытылмаслык хис-кичерешләр һәм күтәренке рух алдылар.
– Ярышка барлык волейболчылар да яхшы итеп әзерләнгән. Хәтта уен башлаганчы да аларның барысының да җиңү өчен җитди көрәшергә ниятләве аңлашылып торды. Ярыш әйләнүле система буенча узды. Һәр уен мавыктыргыч булды, спортчылар көчле һәм төгәл итеп тапшыру алымнарын кулланды, ялгышлыклар җибәрмәскә тырышты. Призлы урын өчен матчта команданың икенче составы беренчесен җиңә алуы да ачыкланды. Беренче командада бераз аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты, игътибарны югалтырга ярамый – волейболда җиңү – ул команда әгъзаларының күмәк тырышлыгы нәтиҗәсе, – дип билгеләп үтте баш хөкемдар Игорь Долинин.
Тәтештәге 1нче урта мәктәп директоры Илдар Фәткуллов уртаклашканча, уку йорты базасында волейбол буенча киң күләмле ярышлар беренче тапкыр үткәрелә. “Спорт бәйрәмен безнең мәктәпне тәмамлап чыккан Рәмзия Әхмәтовна Рәфыйкова иганәлек итүе, ә Юрий Николаевич Ишелевның балаларга бушлай автобус бирүе аеруча да сөендерә”, – дип өстәде Илдар Роберт улы.
Нет комментариев