Спорт

Тәтешлеләр – пьедесталда

Безнең мәргәнчеләр стендка ату буенча Россиянең шәхси Чемпионатында уңышлы чыгыш ясадылар. 

(Тәтеш, 15 июль, “Тәтеш таңнары”).

Югары Ослан районының “Свияга” ату урынында 6нан 11 июльгә кадәр Россиянең иң дәрәҗәле ярышларының берсе узды. Чемпионатта илнең 200гә якын көчле спортчысы катнашты, алар “трап”та һәм “скит”та ярыштылар. Анда 16 бүләк комплекты яулап алынды.     
Тәтешле Геннадий Мамкин (тренеры Виктор Филиппов) белән Казаннан Полина Князева стендка ату буенча “микс”та  барлык турнир дистанциясен ышанычлы узып, квалификациядә иң яхшы нәтиҗәне күрсәттеләр. Алар алтын матчта Россия чемпионнары булдылар. Шулай итеп, класс арасында спорт мастеры нормативын үтәделәр.  
Милена Видманова (тренеры Александр Вавилов) “трап” күнегүендә бронза медаль яулады. Алинә Әхәтова (тренеры Альберт Бәдртдинов) “трап”та –дүртенче урында.    
Иулитта Егорова (тренеры Виталий Вахтуров) спорт мастеры нормативын үтәде. Ул бишенче урынны алды.
 


Нет комментариев