Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Күңелсез очрашу

    ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, дүшәмбе көнне Тәтешнең Горький урамында машина руле артына утырган 36 яшьлек Ульян өлкәсе кешесе туктатыла.

    Дәүләт автомобиль инспекциясе базасы буенча тикшергән вакытта әлеге гражданинга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, ул фото- һәм видеотеркәү юлы белән ачыкланган, 17 административ штраф салынуы, шуның сигезенә түләү вакыты чыккан булуы раслана. Шунлыктан шоферга сигез административ материал тутырыла, алар аның теркәлү урыны буенча җәмәгать судына җибәрелә.
    Белешмә
    РФ Административ хокук бозу кодексының 20.25 маддәсе 1нче өлеше нигезендә, административ штрафны түләмәгән өчен җаваплылык түләмәгән суммага ике тапкыр­га артык күләмдә административ штраф салуга җәлеп итә, әмма 1 мең сумнан да ким түгел.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: