ЮХИДИ тәрәзәсе

Республикада фурага бәрелгән автомобильнең йөртүчесе һәлак булган

Ул Татарстанның Чистай районы Казан-Оренбург юлында булган.

(Тәтеш, 17 январь, “Тәтеш таңнары”). Кичә кич Татарстанның Чистай районы Казан-Оренбург юлында, Каргалы авылы янында, юл-транспорт һәлакәте булган.

Шаһитлар сөйләгәнчә, Huyndai һәм Самара өлкәсеннән килгән Skania фурасы юл бүлешә алмаган. Каты бәрелешүдән соң, беренче автомобиль металл өеменә әверелгән, ә йөк машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм ауган.

«Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел автомобильнең йөртүчесе урында ук үлгән. Фура йөртүчесе медицина ярдәменнән баш тарткан», - дип белдерә һәлакәт шаһитлары.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-furaga-barelgan-avtomobilnen-iortucese-ulgan-5865688


гибдд рт

Нет комментариев