Кешеләр зыян күргән.
(Тәтеш, 29 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
Тәтеш районы полиция бүлеге биргән мәгълүматларга караганда, авария Тәтеш – Буа автомобиль юлында булган.
Безнең ил машина шоферы, куркынычсызлыкны тикшермичә, чит ил машинасын узып китәргә тели, ләкин икенчесенең сул якка борылу уты янган була. Машина белән бәрелешкәннән соң, безнең ил машинасы юл читенә төшеп каплана. Авариядә гаепле кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә, шулай ук чит ил машинасының кечкенә пассажирына да медицина ярдәме таләп ителә.
Нет комментариев