ЮХИДИ тәрәзәсе

Тәтешләр «Светофор янында кунакта» булганнар

Алар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча биремнәр үтәгәннәр

"Иминлек әлифбасы" берләшмәсе тәрбияләнүчеләре (педагог - Спиридонова С. Н.) Тәтешнең 1нче урта мәктәбе базасында Светофор янында кунакта булганнар.

Алар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча биремнәр үтәгәннәр: пазллардан юл билгеләре җыйганнар, транспортның төрле төрләре турында табышмаклар чишкәннәр, викторинада катнашканнар, анда җәяүлеләр һәм пассажирлар, шулай ук велосипедчылар үтәргә тиеш булган кагыйдәләрне яхшы белүләрен күрсәткәннәр. Уен формасында балалар җәйге каникул алдыннан кирәкле юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлаганнар.


Нет комментариев